Эчтәлек

Татар диалектологиясе XIX йөз ахырында барлыкка килә (А.Г.Бессонов, Н.Ф.Катанов хезмәтләре). Аның үсешенең башлангыч чорына (1940 елларга кадәр) җирле сөйләшләрне табу, аларны классификацияләргә омтылу хас (Г.Әхмәров, Җ.Вәлиди һ.б.).

Фән буларак татар диалектологиясе 1950 елларда Л.Җ.Җәләй хезмәтләрендә формалаша. Ул лингвистик география белән бәйләнештә үсә. Татар сөйләшләрен гомуми өйрәнү нәтиҗәсендә, Россиядә татарлар күпләп яшәгән төп территорияләрдә: көнбатышта Рязань өлкәсеннән алып, көнчыгышта Курган өлкәсенә кадәр, төньякта Киров өлкәсеннән алып, көньякта Оренбург өлкәсенә кадәр материаллар туплана. Бу, үз чиратында, «Урта Идел һәм Урал буе татар халкы сөйләшләре атласы»н төзергә мөмкинлек бирә.

Татар диалектологиясе үсү процессында сөйләшләрне өйрәнү ысуллары камилләштерелә (анкета тутыру, төрле якларга экспедицияләр оештыру юлы белән һ.б.), төшенчә билгеләмәләренә төгәллек кертелә (диалект, сөйләш, урынчылык), диалект һәм сөйләшләрне классификацияләү принциплары эшләнә, аларның төп үзенчәлекләре ачыклана.

Диалектологик тикшеренүләр татар лингвистика фәнен баеталар; алынган нәтиҗәләр татар халкы этногенезының иң катлаулы мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирәләр.

Әдәбият

Җәләй Л. Татар диалектологиясе. Казан, 1947;

Борһанова Н.Б., Мәхмүтова Л.Т. Татар теле диалектологик атласын төзү өчен материал җыйнау программасы. Казан, 1959;

Бессонов А.Г. О говорах казанского татарского наречия и об отношении его к ближайшим к нему наречиям и языкам // Журн. М-ва народного просвещения. СПб., 1881. Ч. 216;

Валиди Дж. О диалектах казанского татарского языка // Вестн. Науч. об-ва татароведения. 1927. № 6;

Заляй Л.З. Опорный диалект в формировании татарского языка // Вопросы диалектологии тюркских языков. Баку, 1958;

Махмутова Л.Т. Некоторые итоги и проблемы исследования татарских диалектов // Развитие филологических и исторических наук в Татарии. Казань, 1969;

Махмутова Л.Т. Краткий обзор истории изучения среднего и мишарского диалектов татарского языка // Материалы по татарской диалектологии. Казань, 1989.