- РУС
- ТАТ
Китапханә эшен, китапханә системасының оешу, үсү, эшләү принциплары һәм закончалыкларын өйрәнә торган фән
Үз эченә китапханә эшенең гомумтеоретик нигезләрен ала: документаль тупланма булдыру, мәгълүмат-эзләү системаларын оештыру, укучыларга китапханә хезмәте күрсәтү, китапханә эше тарихын, китапханә эше белән идарә итү һ.б.
Казан губернасында китапханә белеме өлкәсендәге беренче хезмәтләр XIX йөзнең беренче яртысында барлыкка килә. Казан университеты китапханәсендә эшләгән К.К.Фойгт һәм Н.И.Лобачевский идеяләре хәзерге китапханәгә нигез салалар. К.К.Фойгтның фондлар оештыру өчен 1834 елда төзелгән «Китапханәнең урнашу планы...» («План расположения библиотеки...») иң уңышлысы дип табыла, һәм аның авторы хөкүмәт тарафыннан бүләкләнә.
XIX йөзнең икенче яртысында китапханә белеме түбәндәге юнәлешләрдә үсеш ала: эре китапханә һәм китап тупланмалары тарихы; китапханә оештыру һәм эшләтү мәсьәләләре; кулъязмалар һәм сирәк китапларны җыю, язып алу. Казан руханилар академиясе һәм Казан руханилар семинариясе китапханәләренең тарихы К.В.Харлампович, С.А.Терновский, П.В.Знаменский һ.б.ның хезмәтләрендә яктыртыла. Аерым китап коллекцияләре, кулъязмалар һәм иске басма китаплар А.П.Щапов, П.В.Знаменский, И.Я.Порфирьев, Н.Ф.Катанов, А.И.Артемьев, И.Ф.Готвальд һ.б. тарафыннан тасвирлана. Китапханәне туплау, укучыларга әдәбиятны тәкъдим итү мәсьәләләре П.П.Васильев, Н.Я.Агафонов, И.А.Шидловский һ.б. хезмәтләрендә карала. Аларның идеяләре И.Ф.Готвальд җитәкчелегендәге Казан университеты китапханәсе, җәмәгать китапханәсе (хәзерге Татарстан Республикасының Милли китапханәсе), иң яхшы җәмәгать китапханәләре эшчәнлегендә тормышка ашырыла. Беренче җәмәгать китапханәсе эшендә фондларны туплау, укучыларга хезмәт күрсәтү принципларын өйрәнгән Казан университеты галимнәре Н.Н.Булич, Н.П.Загоскин, Д.А.Корсаковлар якыннан катнашалар. Җәмәгать китапханәләре хуҗалары фондларның эчтәлегенә, аларның каталогларда җентекле һәм үз вакытында чагылуына, укучыларга яңа әдәбият турында мәгълүмат бирүгә игътибар итәләр. Фәнни һәм мәгариф җәмгыятьләре китапханәләре эшчәнлегенең төп юнәлешләре аларның устав һәм программаларында чагыла. Татар халкының әдәбият һәм тарих истәлекләрен җыю һәм язу белән зур шәхси китапханәләре булган галим һәм мәгърифәтчеләр Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Баруди, Х.Фәезханов шөгыльләнә. Татар китапханәләре тарихы, аларны оештыру мәсьәләләре, эш юнәлешләре XIX йөз ахыры — XX йөз башында Р.Фәхретдин, Ә.Максуди, Ш.Күлтәси, Ф.Кәрими хезмәтләрендә чагыла.
1917 елдан соң китапханә белеме тикшеренүләре үзәкләре булып эре дәүләт китапханәләре санала. 1920–1930 елларда аерым китаплар һәм китап коллекцияләрен өйрәнү белән – П.М.Дульский, Е.И.Шамурин, М.А.Васильев һ.б., татар халкының кулъязма мирасы белән С.Вахиди, С.Алимов һ.б. шөгыльләнә. Совет чорында, Октябрь революциясенә кадәрге кебек үк, китапханә белеме тикшеренүләрендә төп урын китапханә тарихына (В.В.Аристов, Е.В.Ермолаева, В.И.Шишкин, Ж.В.Щелыванова, А.В.Гайнуллина һ.б.), кулъязмалар һәм сирәк китапларны өйрәнүгә (М.Г.Госманов, Ә.Г.Кәримуллин, М.И.Әхмәтҗанов һ.б.) бирелә.
1970 еллар башыннан Татарстанда китапханәләр үсеше икетеллелек шартларында укучыларга хезмәт күрсәтү мәсьәләләрен, төбәкне өйрәнүдә мәгълүмат-эзләү системасын барлыкка китерүне, китапханәнең башка оешмалар белән эшчәнлеген үзара яраклаштырып торуны өйрәнүче Казан мәдәният һәм сәнгать университеты белән бәйле. Китапханәнең мөстәкыйль фәнни проектлары татар китаплары истәлекләреннән торган фондларны оештыру һәм өйрәнү, иске татар китаплары репертуарын төзү, мәгълүматларның электрон базасын булдыру, китапханә-библиографик оешмаларның эшен автоматлаштыру шартларында әбунәчеләргә хезмәт күрсәтү һ.б. белән бәйле. Китапханәнең фәнни-тикшеренү эшләре, шулай ук китапханә белеменең төбәкләрдәге торышы Татарстанда китапханә эше үсешенең гомуми концепциясе белән билгеләнә.
Максуди Ә. Көтебханәи исламия // Казан мөхбире. 1905. № 4.
Кәрими Ф. Көтебханәләр // Заман календаре. 1906.
Васильев П.П. Частные библиотеки в Казани // Журнал Министерства народного просвещения. 1862. Ч. 119.
Библиотека при Казанской духовной семинарии. Казань, 1889.
Краткий исторический очерк Казанской публичной библиотеки за 50 лет её существования... Казань, 1915.
Аристов В.В., Ермолаева Н.В. Всё началось с путеводителя: Поиски литературные и исторические. Казань, 1975.
Библиотека Казанского университета: фонды, раритеты, история... Казань, 1989.
Библиотеки Татарстана: история и современные реалии. Казань, 1999.
Шулай ук кара: Китапханәләр.
Автор – Г.Г.Габделганиева
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.