Эчтәлек

Үсемлек анатомиясенең барлыкка килүе микроскоп уйлап табылу һәм үсемлек объектларын беренче тапкыр тулысынча микроскопик өйрәнгән итальян биологы М.Мальпиги һәм инглиз ботанигы Н.Грю хезмәтләре белән бәйле (XVII йөз ахыры).

XIX йөздә үсемлек күзәнәкләрен тикшерү нәтиҗәсен немец биологы Т.Шванн күзәнәк теориясен төзегәндә файдалана (1839).

ХХ йөз уртасыннан башлап, үсемлекләр анатомиясе өйрәнү ысулларыннан – электрон микроскопиягә, эволюцион һәм экологик юнәлешкә әһәмият бирелә. Аерым алганда, Казан университетының ботаника кафедрасы вегетатив хәрәкәтчән үсемлекләрдәге вегетатив үрчү әгъзаларының анатомик төзелеше һәм аларга яшәү шартларының тәэсире тикшерелә (Е.Л.Любарский).

Анатомик тикшеренү ысуллары культуралы үсемлекләрнең килеп чыгышын һәм авыл хуҗалыгы үсемлекләре сортларына тышкы мохит шартларының тәэсирен ачыклауга бәйле мәсьәләләрне хәл иткәндә, шулай ук азык-төлек, фармацевтика, целлюлоза-кәгазь һ.б. шуның кебек сәнәгать тармакларында киң файдаланыла.

Әдәбият

Александров В.Г. Анатомия растений. М., 1966.

Любарский Е.Л. Экология вегетативного размножения высших растений. Казань, 1967.

Авторы – Е.Л.Любарский