- РУС
- ТАТ
партия, дәүләт эшлеклесе
Гыйләҗев И.А. (идея, сценарий авторы, алып баручы). Семен Игнатьев. 2023
Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты
1904 ел, хәзерге Украинаның Карловка авылы — 1983 елның 27 ноябре, Мәскәү.
И.В.Сталин исемендәге Бөтенсоюз сәнәгать академиясен тәмамлый (Мәскәү, 1935).
1919 елда Бохара тимер юлының баш депосы комсомол ячейкасы секретаре. 1920 елдан Бөтенбохара Гадәттән тыш комиссия органнарында, 1921–1922 елларда шунда ук хәрби бүлек вәкиле. 1922–1925 елларда Төркестан АССР Коммунистик яшьләр берлеге ҮКның оештыру бүлеге мөдире урынбасары. 1925–1928 елларда Ташкентта Совет сәүдә хезмәткәрләре берлегенең өлкә бүлеге идарәсе секретаре, рәисе. 1928–1929 елларда Кыргызстан АССР Профсоюзлар советының тариф-икътисад бүлеге мөдире. 1929–1931 елларда Ташкентта ВЦСПСның Урта Азия бюросы массалар белән эшләү бүлеге мөдире.
1935–1937 елларда Мәскәүдә ВКП(б) ҮКның сәнәгать бүлеге мөдире ярдәмчесе.
1937–1943 елларда – ВКП(б)ның Бурят-Монголия, 1943–1946 елларда Башкортстан өлкә комитетлары секретаре.
1947–1949 елларда Белоруссия КП ҮКның авыл хуҗалыгы һәм әзерләүләр буенча секретаре.
1949–1951 елларда яңадан Ташкентта: ВКП(б) ҮКның Урта Азия бюросы секретаре, ВКП(б) ҮКның Үзбәкстан ССР буенча вәкиле.
1951–1953 елларда СССР дәүләт иминлеге министры, 1952–1953 елларда КПСС ҮК Президиумы әгъзасы, 1953 елда КПСС ҮК секретаре.
1953–1957 елларда КПССның Башкортстан, 1957–1960 елларда Татарстан өлкә комитетлары 1 нче секретаре.
1958 елның маенда «Татар гомуми белем бирү мәктәпләренең хәле һәм аларның эшен яхшырту турында»гы мәсьәлә буенча КПССның Татарстан өлкә комитеты пленумы утырышы уздырыла. Игнатьевның яклавы нигезендә пленум карарларында татар мәктәпләрен югары квалификацияле педагогик кадрлар белән тәэмин итү, дәреслекләр белән тулыландыру, туган тел һәм әдәбиятны укыту дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук халык хуҗалыгы өчен татар телен белгән белгечләр әзерләүне яхшырту чаралары күздә тотыла; бу проблемаларга карата игътибарның кимүе өчен ТАССР МС, ТАССР Мәгариф министрлыгы, КПССның Татарстан өлкә комитеты бюросы, район, шәһәр комитетлары нык тәнкыйть ителә.
1955–1959 елларда – РСФСР, 1958–1962 елларда – СССР, 1959–1963 елларда ТАССР ЮСлары депутаты.
КПССның 19 нчы һәм 20 нче съездларында КПСС ҮК әгъзасы итеп сайлана.
Дүрт Ленин ордены, Октябрь революциясе, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Султанбеков Б. Судьба любимца Сталина // Респ. Татарстан. 1999. 9 октябрь
Автор — Ф.Г.Кәлимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.