- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чистай районындагы авыл. Казан – Оренбург автомобиль юлы буенда, Чистай шәһәреннән 25 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
XVII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. 1686 елда – Алатырь йомышлы татары Гомәр Бахтай улы Төмәневка (чыганакта – Гумер Бахтаев сын Туманов), 1702 елда – Алатырь морзасы Дүсәй бәк Булаев улы Бикбулатка (сын Дюсея князя Булаева Бекбулат) шунда биләмәләр бирелә.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (элекке йомышлы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек, мич чыгару, балта эше, йон язу, киез басу һәм сәүдә эше тарала.
1853 елда – беренче (1835 елга кадәр оеша) һәм икенче (беренче имам-хатибы – А.Умеров), 1910 елда өченче мәхәллә мәчетләре төзелә.
1912 елда рус-татар мәктәбе ачыла.
XX йөз башында авылда волость идарәсе, почта станциясе, полиция уряднигы фатиры урнаша, 2 мәктәп, 2 тимерчелек, 3 җил тегермәне, 10 бакалея кибете эшли, пәнҗешәмбеләрдә базар уздырыла. Авыл җәмәгатенең имана җире 5391 дисәтинә тәшкил итә.
Гражданнар сугышы чорында авыл ак чехлар һәм колчакчылар, 1920 елгы сәнәкчеләр фетнәсендә катнашучылар тарафыннан басып алына, 1921–1922 еллардагы ачлыктан зур зыян күрә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Каргалы волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чистай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Армия, 1958 елның 23 маеннан Чистай районында.
Хәзер Каргалы авыл җирлеге үзәге.
1929 елда – «беренче Май» колхозы (беренче рәисе – В.Мортазин), 1932 елда Каргалы МТСы оештырыла. 1951 елдан авылда – эреләндерелгән Жданов исемендәге колхоз (аңа шулай ук Михайловка авылы керә), 1958 елдан «Каргалинский» совхозы (хуҗалыкка шулай ук Михайловка, Исләй, Иске Роман һәм Татар Сарсазы авыллары (икесе дә – 1965 елга кадәр), хәзер инде юкка чыккан Фёдоровка авылы) үзәк утары урнаша, 2001–2008 елларда – авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2008–2010 елларда «Каргалы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (кырчылык, сөт терлекчелеге, кошчылык) эшли.
1974 елда республикада иң зурлардан булган «Чистопольская» кошчылык фабрикасы оештырыла, 2002 елда – акционерлык җәмгыяте, 2013 елда «Ак Барс» кошчылык комплексы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бүлекчәсе итеп үзгәртелә.
Авыл үсешенә «Каргалинский» совхозы (1970 елдан), кошчылык фабрикасы директоры (1974–2006) Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Ленин, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары кавалеры Ф.Г.Фәссахов зур өлеш кертә. Ул җитәкчелек иткән чорда авылның җитештерү-техник базасы һәм социаль-мәдәни инфраструктурасы булдырыла, кошларның саны – 2,2 тапкыр, йомырка җитештерү – 4,3, ит җитештерү 1,5 тапкыр арта; предприятие КПСС Үзәк комитеты, СССР Министрлар советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк комитетының, КПСС һәм ВЛКСМ Татарстан өлкә комитетлары, ТАССР Югары советы Президиумы, Татарстан профсюзлары советының мактау грамоталары белән бүләкләнә.
1996–2006 елларда – зур каз үрчетү хуҗалыгы булган «Чистай» ябык акционерлык җәмгыяте (20–25 мең баш каз үрчетелә), 2006 елга кадәр яшелчә киптерү заводы эшләп килә. Икмәк пешерү йорты бар.
1917 елда дүрт еллык башлангыч мәктәп ачыла, 1921 елда – җидееллык, 1937 елда – урта мәктәп (1931 һәм 1981 елларда яңа биналар төзелә), 1994 елда гимназия итеп үзгәртелә; 2005 елда Л.Г.Сәлахова җитәкчелегендә гимназия каршында «Патриот» тарих-төбәкне өйрәнү музее оештырыла.
Авылда мәдәният йорты (1970 еллар ахырыннан, 1944 елда клуб буларак ачыла, 2015 елда яңа бина төзелә), китапханә (1930 еллардан, 2015 елдан – күп функцияле үзәк бинасында), 2 балалар бакчасы (1963 һәм 1967 еллардан), табиблык амбулаториясе (1964 елдан 2000 еллар башына кадәр – участок хастаханәсе), 2 мәчет (1996 елдан һәм «Мәкъсүм» мәчете – 2017 елдан), шулай ук төзекләндерелгән чишмә бар.
1935 елдан авылда «Коммунизм байрагы» район газетасы, 1953–1958 елларда «Кызыл Армияче» газетасы чыгарыла.
Ә.Җ.Вәлиев (1919–1986) – Советлар Союзы Герое, полковник, командир истребительләр эскадрильясе командиры, Ленин, өч Кызыл Байрак, Александр Невский, беренче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;
В.З.Гарипов (1944 елда туган) – геофизик, техник фәннәр кандидаты, РФнең ягулык һәм энергетика министры беренче урынбасары (1993–2001);
Р.М.Гыймадиев (1954 елда туган) – Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре, шагыйрь, иганәче;
Г.М.Гыйматов (1910–1978) – ТАССР атказанган артисты;
З.Д.Гомәрова (1927–2005) – педагог, публицист, җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы, Ленин ордены кавалеры;
Б.Г.Җиһаншин (1966 елда туган) – техник фәннәр докторы, профессор;
Р.Х.Мәхмүдов (1947 елда туган) – нефтьче, Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты, техник фәннәр кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы, РФАнең И.М.Губкин исемендәге бүләге лауреаты;
Р.Г.Усманов (1946 елда туган) – физик-оптик, физика-математика фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе институтының табигыять-техник фәннәр бүлеге мөдире (1993–2006).
1782 елда – 193 ир-ат;
1859 елда – 1479,
1897 елда – 2075,
1908 елда – 2398,
1920 елда – 2342,
1926 елда – 1500,
1938 елда – 2209,
1949 елда – 1839,
1958 елда – 1932,
1970 елда – 2103,
1979 елда – 2148,
1989 елда – 2092,
2002 елда – 2240,
2010 елда – 1884,
2017 елда – 1959,
2021 елда – 1613 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.