Эчтәлек

Кояшның күренмә хәрәкәтенең һәм Ай фазаларының периодиклыгына нигезләнә. Ай календаренда ай башы яңа Ай туган көннән исәпләнә.

Ай календаре Борынгы Вавилонда барлыкка килгән дип санала, анда берничә мең ел дәвамында иң борынгы вакыт исәпләү системасы төзелгән. Айның Кояшка карата даими рәвештә бер үк торышка кайту периоды бу системада вакыт үлчәме булып хезмәт иткән. Соңрак бу период синодча ай дип атала башлаган. Синодча айның озынлыгы 29,531 тәүлек, аның Җирдән бик яхшы күренә торган фазалары – яңа Ай, беренче чирек, тулы Ай һәм соңгы чирек. Әмма Ай фазасының башлану мизгелен төгәл итеп күзәтеп билгеләү гаять кыен. Шуңа күрә ай көннәрен исәпләү башы итеп яңа туган Айның бик тар урагы күренү мизгеле (неомения) алына. Ай календаренда ел 12 айга бүленә, алар, чиратлашып, 30 яки 29 тәүлектән тора. Ай елында барлыгы (һиҗри ел) 354 тәүлек. Һәр елда, беренче ай яңа Айга туры килсен өчен (ай календарена куела торган төп таләпләрнең берсе), билгеле бер елларда соңгы айга бер тәүлек өстәлә; 355 тәүлекле ел кәбисә ел булып санала. Кояш елыннан якынча 11 тәүлеккә кыскарак булганга, Ай елы ел саен алгарак күчеп башлана һәм Кояш елының теләсә кайсы аена туры килергә мөмкин. Мәсәлән, 1973 елда Ай елы башы – 4 февральгә, 1974 елда – 25 гыйнварга, 1975 елда 14 гыйнварга туры килә. Җиде көнлек атна көннәре Кояш календарендагы кебек. Ай календаре, Һиҗри ел исәбе буларак, мөселман халыкларында киң таралган. Ай календареларының кәбисә еллар күрсәтелгән төрек, гарәп цикллары гамәлдә йөри. Гарәп циклы төрек циклына кабатлы булмаганлыктан, бу системаларда кәбисә еллар һәрчак туры килеп бетми. Шуңа күрә, теге яки бу ай календареннан файдаланып, ай календаре даталарын хәзерге заман календарена күчергәндә ялгыш җибәрмәс өчен, кайсы кәбисә ел системасы кулланылуын истә тоту зарур. Ай календаре Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккәдән Мәдинәгә күчеп китү (һиҗрәт кылу) көненнән, б.э.ның 622 ел 16 июленнән башлап исәпләнә.

Идел буе Болгарында, Алтын Урдада һәм Казан ханлыгында (б.э.ның 922 ел язында Идел буе Болгарында ислам дәүләт дине дип игълан ителгәннән соң) ай календаре рәсми календарь буларак кулланыла башлый. Мөселман ай календаренда айларның гарәпчә исемнәре: 1. Мөхәррәм. 2. Сәфәр. 3. Рабиг әл-әүвәл. 4. Рабиг әс-сани. 5. Җөмади әл-әүвәл. 6. Жөмади әл-ахир. 7. Рәҗәб. 8. Шәгъбан. 9. Рамазан. 10. Шәүвәл. 11. Зөлкагъдә. 12. Зөлхиҗҗә. Ай елы, гадәти яисә кәбисә ел булуга карап, Кояш елыннан 10, 11 яки 12 тәүлеккә кыскарак булганга, Һиҗри ел һәр 33 ел саен 1 елга алга китә, ягъни 33 Ай елы 32 Кояш елына тигез була. Мөселманнар дини йолаларын һәм дини бәйрәмнәрен ай календарена карап үтиләр.

Ай календаре Кояш календарена күчерү өчен хәзерге вакытта төрле компьютер программалары бар, Кояш чыгу һәм бату, Ай калку һәм бату мизгелләрен исәпләү программалары, шулай ук Айның төрле фазаларын күзәтү мөмкинлеген бәяләү, неомениясен күзәтү программалары эшләнгән. Астрономик ай календаре Ай фазаларының таблицалары яңа Ай тууының төгәл исәпләнгән мизгелләренә нигезләнеп төзелгән: мәсәлән, яңа Айның б.э.к. 3000 елы һәм б.э.ның 3000 нче елы арасындагы дәверне эченә алган яңа Ай таблицалары төзелгән. Мөселман хәдисләре һәм сөннәләре таләпләренә туры килә торган ай календаре һәм таблицалар яңа Ай неоменияләренә нигезләнеп төзелгән. Андый ай календаре барлык ислам дәүләтләрендә нәшер ителә. ТРда ике ай календаре – «Мөселман календаре», «Татар мөселман календаре» басыла. Бу көндәлек календарьларда Ай һәм Григориан еллары исәбенең мөһим даталары, кайбер шәһәрләрдә Кояш чыгу һәм бату, Ай калку һәм бату, биш вакыт намаз уку, ураза башлану вакытлары, мөселман бәйрәмнәре һ.б. турында мәгълүмат бирелә.

Мөселман календареның төгәл эшләнүен әйтергә кирәк: аның төгәлсезлеге 2500 ел дәвамында нибары 1 тәүлек тәшкил итә.

Әдәбият 

Идельсон Н.И. Этюды по истории небесной механики. М., 1975;

Селешников С.И. История календаря и хронология. М., 1977;

Цыбульский В.В. Календари и хронология стран мира. М., 1982;

Мусульманский календарь и астрономия. К., 1999.

Авторлар  — М.А.Вайсов, Р.Г.Усманов