Биографиясе

1831 ел, Казан — 1916 елның 22 феврале, шунда ук.

1861 елдан Казан иске дин тарафдарлары җәмгыятенең рухани җитәкчесе, Россиядә иске дин тарафдарлары мәзһәбендәге поморлар белән борадәрлектәге иң абруйлы дини китап белгечләренең берсе.

Кочкешев җитәкчелегендә Казандагы Казан Богородица чиркәве төзелә.

Ул Крюков мәкамендә җырлау (борынгы рус чиркәү җырын башкару ысулы, киң таралган җырлау төре) белгече буларак билгеле. Аның җитәкчелегендәге Казан иске дин тарафдарлары җәмгыяте хоры иске дин тарафдарларының барлык мәзһәбләре арасында абруй казана.

Әдәбият  

Адриан Иванович Кочкешев // Щит веры. 1916. № 4.                          

Автор — Е.В.Липаков