1933 елда ОГПУ тарафыннан оештырылган гаепләү эше.

Бер төркем кеше совет хакимиятен бәреп төшерү өчен кораллы фетнә әзерләүдә, буржуазаводемократик республика төзергә омтылуда гаепләнә. Мәсәлән, Б.Борнаев контрреволюцион оешма эшендә катнашуда, авылның совет хакимиятенә каршы «элементларын» барлауда һәм көрәшкә әзерләүдә, Арча районы колхозларында «таркату эше» алып баруда, кулак дип табылган крәстияннәрне оештыруда гаепләнә.

Оешма үзәге Мәскәүдә, бүлекчәләре Татарстан АССРда, Башкортстан АССРда һ.б. милли республикаларда тупланган дип белдерелә.

Татарстан бүлекчәсе буенча 34 (башка мәгълүматлар буенча — 36) кеше, шул исәптән М.Алиев, Г.Әминов, Ф.Әхмәтов, Г.Баембәтов, К.Бикчәнтәев, И.Галиев, Д.Н.Грачёв, В.И.Гришин, В.Д.Егоров, М.Җиһаншин, Г.Измайлов, А.Козлов, И.Кулиев, Х.А.Миңнуллин, А.Нугаев, З.Нуркин, А.Савельев, Г.Сәгъдиев, М.Сәгыйдуллин, Г.Сәлимҗанов, Р.Шәрәфетдинов хөкемгә тартыла.

Мәхкәмә утырышы 1933 елның 10 июлендә Казанда була. Гаепләнүчеләрнең күпчелеге төрле елларга хезмәт белән төзәтү лагерьларына җибәрелүгә хөкем ителә, кайберләре, хөкемгә кадәр ябылуда тотылу сроклары исәпкә алынып, иреккә чыгарыла.

ТАССР Югары мәхкәмәсе президиумы, җинаять составы булмау сәбәпле, 1957 елның 15 сентябрендә әлеге карарны юкка чыгара, хөкемгә тартылучылар аклана (М.Мөхәммәтшин эше буенча аклау карары 1958 елның 14 июнендә чыгарыла).