Эчтәлек

Кыр казы — мәхәббәт, тугрылык, бәхет символы; йорт казы — акылсызлык һәм күп сөйләү билгесе.

Соңгы вакытта фольклорда һәм әдәби поэзиядә каз образы башка мәгънәгә ия була башлады: ул ялгызлык, кайгы-хәсрәт, сагыш, газапны гәүдәләндерә («Су өсләрендә бөдрә тал», «Киек каз», «Җил милчә» татар халык җырлары һ.б.).

Әдәбият

Татар халык иҗаты: Кыска җырлар. К., 1976;

Татар халык иҗаты: Тарихи һәм лирик җырлар. К., 1988.        

Автор — Ф.И.Урманчеев