Украина КП(б) ҮК (ҮБ) каршында, 1921–1924 елларда шахтёрлар һәм тау эшчеләре арасында идеология һәм мәдәни-агарту эшләрен координацияләү өчен Харьков шәһәрендә оештырыла.

Әгъзалары: А.Нигъмәтуллин, С.Сабирҗанов һ.б.

Агитация-пропаганда һәм нәшрият эшләре белән шөгыльләнә, төрки-татарларның 1 нче Бөтенукраина партия конференциясен әзерли һәм үткәрә.

Татар телендә «Эшче тавышы» (1920) һәм «Тау эшчесе» (1921) газеталарын тәшкил итә.