- РУС
- ТАТ
медицина докторы (1909 ел), приват-доцент (1912 ел)
1879 елның 29 апреле, Новосибирск шәһәре – 1949 елның 29 апреле, шунда ук.
1899 елда Юрьев университетына укырга керә, 1902 елда Казан университетына күчерелә, 1904 елда тәмамлый.
Казан акушерлык-гинекология клиникасында эшли.
1914 елда Германиягә командировкага җибәрелә. 1917 елдан Томск университеты профессоры, акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире, клиника директоры, бер үк вакытта Физиотерапевтика институты консультанты.
1935–1948 елларда Новосибирск табибләр белемен күтәрү институтында һәм медицина институтында акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире. Акушер-гинекологлар җәмгыяте әгъзасы.
Хезмәтләре хатын-кыз җенси әгъзаларының икенчел туберкулёзы турындагы тәгълиматка, күкәйлекнең дермоид кисталарының беренчел яман шеш авыруына әйләнүе мәсьәләләренә карый.
Новосибирск шәһәр советы депутаты.
«Акушерство и гинекология» журналы мөхәррире, «Сибирский медицинский журнал»да бүлек мөхәррире.
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
К 70-летию профессора Н.И.Горизонтова // Акушерство и гинекология. 1949. № 4;
Горизонтов — выдающийся акушер-гинеколог Сибири // Сб. науч. работ молодых учёных Томского мед. университета. Томск, 1960;
Род российский — Горизонтовы // Наука и жизнь. 1968. № 4.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.