Эчтәлек

Мөхәммәд пәйгамбәрдән алдарак килгән һәм исламда аеруча хөрмәт ителә торган пәйгамбәр; христианнарда – Иисус Христос.

Коръәндә ул мессия, Мәрьям Ананың улы, Алла колы, аның рәсүле (илчесе) буларак телгә алына.

Гайсәгә Инҗил иңдерелә.

Коръәндә Гайсә образы аерым урын алып тора. Ул Аллаһка якын торучылар рәтенә кертелгән, бу исә Гайсә табигатенең яртылаш илаһи булуы хакында фикер йөртергә урын бирә.

Христиан дин гыйлемендә Иисус Христос хачка кадакланган килеш үлгән дип икърарланса, Коръән аның үлемен инкарь итә, ул күккә ашкан һәм Хисап көнендә Аллаһ каршында динсезләргә каршы шаһитлек итәчәк, дип раслый.

Гайсә Аллаһ тарафыннан яратылуы белән Адәмгә охшаш, аның Мөхәммәд пәйгамбәр белән үзенчәлекле бәйләнеше бар: ул аның киләчәген алдан белдерә.

Гайсәгә, соңрак Мөхәммәд пәйгамбәргә дә, гадәттә, Җәбраил белән ассоциацияләшүче Изге Рух булышлык итә. Шуның белән бергә Коръәндә Гайсәнең Аллаһ улы булмавы, аның Илаһ түгеллеге басым ясап әйтелә, исламда Өчлек – (Троица) идеясенең кире кагылуы очраклы түгел.

Коръәндә Гайсәнең туу могҗизасы, аның пәйгамбәрлек вазифасы, үлеләрне терелтүе, авыруларны савыктыруы турында җентекләп сөйләнә. Аның яңадан кайтуы Хисап көненең якынлашып килүен аңлатачак, һәм Коръәннән соңгы фаразларга караганда, шушы көн алдыннан Дәҗҗал үзен Гайсә дип игълан итәчәк.

Коръәндә Гайсәгә башка пәйгамбәрләргә караганда күбрәк игътибар бирелә, бу исә VII йөздә Гарәбстанда христианлыкның төрле секта агымнары, апокрифик Инҗилләр белән бәйле христиан легендаларының киң таралган булуын дәлилли.

Гайсә кайбер мөселман агымнары вәкилләре өчен табыну объекты булып тора (мәсәлән, Әхмәдийә тарафдарлары Гайсә Кәшмирдә үлгән һәм үз җәмгыятен оештыручы сыйфатында терелгән дип исәплиләр).

Әдәбият

Ислам: Энциклопедический словарь. М., 1991.