Эчтәлек

Башкортлар, төрекмәннәр һәм Шәрекънең кайбер башка халыклары фольклорында очрый.

Явыз, хәйләкәр һәм куркыныч, кешегә дошман зат, геройның капма-каршысы, убыр. Яшь егет, еш кына гүзәл кыз кыяфәтенә керә. Кеше, бернәрсәдән дә шикләнмичә, Юха белән никахлаша һәм һәлак була (мәсәлән, татар халкының «Аучы», «Чәчәк күлмәк» әкиятләре һ.б.).

Юха судан курка. Юхадан бер генә котылу юлы бар — аны кызу мунчада ябып үтерү (мәсәлән, татар халык әкияте «Ярлы егет белән Юха елан» һ.б.).

Ышанулар буенча, 1000 яшькә кадәр яшәгән елан Юхага әйләнә.

Юха турындагы әкиятләрнең барлыкка килү, таралыш тарихын өйрәнү, аларны теркәү белән К.Насыйри шөгыльләнә.

Әдәбият      

Җамалетдинов Л.Ш. Тылсымлы әкиятләрдә елан белән бәйле мифологик образлар // Борынгы татар фольклоры мәсьәләләре. К., 1984; 

Насыйри К. Казан татарларының ислам дине йогынтысыннан тыш барлыкка килгән ышанулар һәм гореф-гадәтләр // Сайланма әсәрләр. К., 2005. Т. 3; 

Мифы народов мира: Энцикл. М., 1988. Т. 2.

Автор — М.Х.Бакиров