Эчтәлек

Аның башка кайбер сыйфатлары Алтай фольклорында чагылыш тапкан. Ул кешеләрне генә түгел, җир йөзендәге барлык тереклекне ашый; зәңгәр үгезгә атланып йөри; аның төп коралы – айбалта, хатыны белән үтеп чыга алмаслык кара урманда тирмәдә яшиләр. Җилбегәннең уллары (өч яки җиде) җир асты патшалыгында гомер итәләр, еланнар һәм бакалар белән тукланалар, әмма алар җир өстенә дә чыгарга, кешеләрнең көтүлекләренә дә ташланырга мөмкин. Җилбегән шулкадәр куәтле ки, илаһи көчләр – тауларны, диңгез дулкыннарын терелтүче көчләр һәм җиңелмәс күк баһадиры Тәнек бәк («Ак-Каган» героик эпосы, «Ай-Мәргәчи» хикәяте) ярдәменнән башка бернинди баһадир да аны җиңә алмый.

Бу образга соңрак өстәлгән фаразлар Себер татарлары фольклорында чагылыш тапкан. Җилбегән чүл уртасында таш йортта яши, кеше телендә сөйләшә, аның хатыны, кагыйдә буларак, кеше затыннан; үзе – акбүз ат иясе, төп шөгыле – аучылык, әмма хайваннарны урлауга да хирыс («Кадыш Мәргән» дастаны). Кайвакыт Җилбегән зур кара атка атланган тимер зат итеп сурәтләнә. Аның гөрзие тауның бер өлеше кадәр зурлыкта тасвирлана. Әмма, бик зур гәүдәле булуына карамастан, баһадир аны авырлыкларсыз җиңә («Йәстәй Мөңке» дастаны).

«Алтаин Саин Сүмә» архаик героик-мифологик дастанда Җилбегән – хатын-кыз җенесендә. Мәсәлән, Р.Г.Әхмәтьянов Җилбегән белән кабардин-балкар мифологиясендә хатын-кыз җенесендә тасвирланган Әмәгән персонажларын янәшә куеп чагыштыра.

Әдәбият

Татар халык иҗаты: Дастаннар. К., 1984;

Ахметьянов Р.Г. Общая лексика духовной культуры народов Среднего Поволжья. М., 1981;

Суразаков С.С. Алтайский героический эпос. М., 1985.            

Автор — Ф.И.Урманчеев