Эчтәлек

Элегрәк татар, рус, украин һәм кайбер башка халыкларда киң таралган була.

Казаки фабрикада җитештерелгән карасу төстәге киҗе-мамык яисә йон тукымадан, эчлек куеп, озын җиңле, озын яки кыска (тезгә кадәр) итәкле итеп тегелә.

Гадәттә, билле һәм тоташ арттакталы итеп, уңнан сулга ябылулы, ян-якларына кисеп ясалган кесәләр, муен турысыннан каптырмага эләктерелә торган зур булмаган утыртма яка куеп киселә.

ХХ йөз башында шәһәрдә яшәүче татар интеллигенциясе арасында сәгать йөртү өчен кисеп ясалган түш кесәле кыска йон казаки кию киң таралыш ала.

Әдәбият

Мухамедова Р.Г. Татарская народная одежда. К., 1997.