Эчтәлек

Куе төстәге фабрика материаллыннан – постаудан, кайбер очракларда плюштән тегелгән.

Гадәттә, бишмәт ир-ат һәм хатын-кыз өчен бер үк төрле – арка буе тоташ, билле, тар утыртма якалы, озын җиңле итеп эшләнә. Сул чабуы уң яктагысы өстенә ята һәм төймәләнә, якаларына каптырма куела.

Бишмәтләр билләрендәге өч яисә биш бөрмәгә карап аерыла: өчбилле бишмәт, бишбилле бишмәт.

Бишмәткә охшаш өс киемен Идел буе һәм Урал алдында яшәүче башка халыклар, шулай ук Урта Азия һәм Төньяк Кавказ халыклары да кигән.

Әдәбият

Воробьев Н.И. Казанские татары. Казань, 1953.

Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967.

Суслова С.В., Мухамедова Р.Г. Народный костюм татар Поволжья и Урала. Казань, 2000.