Татар хатын-кызлары арасында аеруча киң таралган зәркән эшләнмәләренең берсе. Көмештән, еш кына алтыннан яисә алтын йөгертеп, кайбер очракларда алтын һәм көмеш эретмәсеннән, ә гадиләре бакыр һәм аның эретмәләреннән (бронза, җиз һ.б.) ясала.

Гадәттә, ике кулга да 2–3 әр беләзек киелгән. шулай ук беләзекләр парлы итеп тә ясалган, бай татар хатыннары берничә пар беләзек йөрткән.

Татар беләзекләре тарихы

Беләзек борынгы заманнардан ук мәгълүм. Татарстан җирендә Абашево, Ананьино, Буралы курган һ.б. археологик культуралар табылдыклары арасында бронза беләзекләр бар.

Хәзерге вакытка кадәр сакланган үрнәкләрнең иң борынгылары (гади геометрик фигуралар белән бизәкләнгән, асылташ, төсле пыяла, гәрәбә кашлы беләзекләр) әүвәлге болгар дәверенә карый. Идел буе Болгар дәүләтендә тоташ беләзек, 2–3 (сирәгрәк 4–5–6) алтын йөгерткән яисә көмеш чыбыктан үреп эшләнгән беләзек, шулай ук бөртекләү юлы белән каймаланган асылташ кашлы шатоннардан ясалган чылбырлы беләзек, һәм төрле төстәге пыяла кисәкләреннән ясалган беләзек аеруча киң тарала (Бутаиха хәзинәсе).

Алтын Урда дәверендә беләзек бизәлешендә җепкырлау, каралтылган алтын яки көмеш йөгертү, уемлау, чүкү, басма ысуллары белән ясалган чәчәк-үсемлек һәм гарәп язмаларыннан бизәкләр кулланыла (Җүкәтау хәзинәсе). Очларында арыслан (Карашәм хәзинәсе), кайбер очракларда елан башы сурәтләнгән беләзекләр аеруча киң тарала. Мондый беләзек татарларда ХХ йөз башына кадәр кулланылышта йөри.

Татар беләзекләренең төрләре

XVIII йөз – XX йөз башында эшләнгән татар беләзекләре тоташ (2–6 см киңлектәге сыгылмалы бербөтен пластинадан эшләнгән беләзек) һәм җыелма (берничә металл чыбыктан үреп ясалган һәм җепкыр белән бизәлгән беләзек) төрләргә бүленә.

Җыелма беләзекләр бер-берсенә шарнир, махсус боҗралар ярдәмендә ялганган бербөтен яисә җепкырланган аеллардан тора. XVIII йөздә мондый беләзекләр, гадәттә, 2–7 эре өлештән җыела, XIX йөз – XX йөз башында аеллар кечерәк итеп ясала, аларның саны арта. Беләзекләр үзара боҗралар белән ялганучы асылташлар яисә аеллар чылбыр рәвешендә, кайбер очракларда берничә рәтле итеп тә җыела.

Сәйлән яисә мәрҗән белән тегелгән тукыма тасмасының очларына каптырма куеп ясалган «энҗе беләзек» – татар беләзекләренең үзенчәлекле төре. Гадәттә, беләзекләр чәчәк, үсемлек, җәнлек сурәтләре, геометрик рәсемнәр, Коръән аятьләреннән алынган гарәпчә язма, догалар белән бизәлә, кайвакыт аларга иясенең исеме языла.

Беләзекләрнең бизәлеше күпертмә һәм яссы җепкыр, каралту, уемлау, басма, чүкеп бизәк төшерү, бөртекләү ысуллары белән, асылташлар кулланып башкарылган. Эрерәк асылташлар (ахак, топаз, аквамарин һ.б.) беләзек буйлап тезелә һәм, гадәттә, алар ваграк асылташлар (фирүзә, хризолит, рубин, мәрҗән, тау бәллүре һ.б.) белән каймалана. Киң беләзекләрдә бизәкләр уртадан – киң, чит-читтән тар кайма булып сузыла. Тар беләзекләрдә исә бизәк уртадан гына уздырыла.

Таралышы

Татар беләзекләре Идел буйларында һәм Урал төбәгендә, Урта Азиядә һәм Казахстанда яшәгән халыклар, аеруча башкортлар һәм казахлар арасында киң тарала.

XIX йөз ахыры – XX йөз башында, татар һәм Урта Азия үрнәкләренә ияреп, рус зәркәнчеләре дә күпләп беләзек җитештерү эшен үзләштерәләр (Казан губернасы Лаеш өязенең Балык Бистәсе авылы). Аларның эшләнмәләре, башлыча, Түбән Новгород, Минзәлә, Эрбет ярминкәләрендә сатыла, Казан татарлары арасында ихтыяҗ тапмый.

XX йөз башында, яссы беләзектән гайре, беләзекнең барлык төрләре дә модадан чыга. Каралту юлы белән бизәлгән яссы беләзекләр ясау Саба районы авыллары көмешчеләре тарафыннан (Х.Ганиев, Ф.Хисамиев) 1980 елларга кадәр дәвам иттерелә. Бу төр беләзекләрне күпләп җитештерү 1960–1970 елларда Саба районы Шәмәрдән бистәсендә җайга салына.

Татар беләзекләренең традицион формалары һәм бизәлеше хәзерге заман профессиональ зәркәнчеләр иҗатында яңа үсеш ала (А.Шәмсетдинов, Р.Мөхәммәтшин, С.Шәкүров, И.Фазылҗанов, Л.Хисамиева, Е.Бакакин, И.Васильева һ.б.).

Шулай ук кара: Бизәнү әйберләре, Зәргәрчелек сәнгате, Зәргәрчелек һөнәрчелеге.

Әдәбият

Калинин Н.Ф. Булгарское искусство в металле. Казань, 1945.

Воробьев Н.И. Казанские татары. Казань, 1953.

Суслова С.В. Женские украшения казанских татар XIX – начала ХХ веков. М., 1980.

Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. Казань, 1984.

Валеев Ф.Х., Валеева-Сулейманова Г.Ф. Древнее искусство Татарии. Казань, 1987.

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920 – начало 1990-х гг.). Казань, 1995.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова