Эчтәлек

Йомшак яисә каты табанлы, башы белән арткы өлеше бергә кушылмыйча, аерым-аерым табаны кырыена гына тоташтырып тегелә.

Тарихы

XIX йөздә башмакны, нигездә, шәһәр халкы (ир-атлар – өйдә, хатын-кызлар урамда) кигән. Ирләр өчен төсле күннән, бизәкләмичә, ә хатын-кызларга купшы бизәкләр кертеп тегелә.

Бәрхет яисә хәтфәдән (еш кына яшел, зәңгәр, куе кызыл төстә) тегелә, баш ягына мәрҗән, сәйлән, төрле төстәге ефәк, алтын-көмеш җепләр белән чәчәк бәйләме яки аерым чәчәк рәвешендәге бизәк төшерелә. Башмак тегүдә кулланыла торган үзенчәлекле алым – «күн мозаикасы» – төрле төстәге сафьян бизәк кисәкләрен типчеп яки чигеп барудан гыйбарәт. Бормалы геометрик фигуралардан җыелган бизәкләр аяк киеменең башына да, арткы өлешенә дә типчелә.

Башмак тегү белән, башлыча, Казан һәм Казан арты осталары шөгыльләнә; кисү һәм тегүне – ир-атлар, бизәк мозаикасын типчеп урнаштыру, бәрхет туфлиләргә чигеш салуны хатын-кызлар башкарган. Башмак элек-электән яратып киелгән, татарларда гына түгел, рус аксөякләре арасында да бәйрәм киеменең бер өлеше булып торган.

XVIII йөз ахырында, беренче аяк киеме җитештерү мануфактуралары барлыкка килгәч, бизәкле башмакның популярлыгы үсә, аның белән сәүдә итү арта. Әүвәлге үрнәктәге һәм яңа фасонлы башмак (үкчәле, артсыз) Урта Азиядә һәм Казакъстанда, шулай ук Көнбатыш Европа илләрендә тарала. Татар аяк киеме Оренбург, Касыйм, Бохара, Торжок шәһәрләрендә дә җитештерелә башлый.

XX йөзгә кергәндә әлеге үзенчәлекле нәфис кәсепчелек аерым төбәкләрдә генә сакланып кала.

Шулай ук кара: Күн эшләнмәләр мануфактуралары.

Әдәбият

Залкинд Г.М. Кустарная промышленность Татарстана. История и процесс производства обуви и головных уборов. Казань, 1931;.

Воробьев Н.И. Казанские татары. Казань, 1953.

Гулова Ф.Ф. Татарская национальная обувь (искусство кожаной мозаики). Казань, 1983.

Суслова С.В., Мухамедова Р.Г. Народный костюм татар Поволжья и Урала. Казань, 2000.

Автор – Ф.Ф.Гулова