Тарихы

1690 елгы рәсми чыганакларда искә алына. Хәзерге авыл территориясе Идел буе Болгар дәүләте заманында ук урнашкан булган, соңрак ташландык хәлдә кала. 1626 елда буш җирләр Зөя өязенең Каратай авылы морзасы йомышлы татар Ямбулат Бекташевка бирелә. XVII йөз ахрында авыл халкы арасында йомышлы татарлар да була. 1832 елга кадәр Ямбулат буларак мәгълүм, рус алпавытлары килү белән хәзерге исемен йөртә.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек, тегү, йон-тукыма ману, киндер сүсеннән җеп үрү тарала.

Беренче мәчет авылда 1650 елдан билгеле. 1862 елда – икенче, 1877 елда – өченче мөселман мәхәлләсе булдырыла. Һәрбер мәхәлләнең үз мәчете була (1917 елгы революциядән соң алар ябыла, мәктәп һәм клубка яраклы итеп җиһазландырыла).

1810 елда мәдрәсә ачыла, анда 1916–1917 елларда балалар язуысы А.Алиш укый.

XX йөз башында 3 мәчет (1862, 1884, 1904 елларда төзелә), 3 мәдрәсә, 8 тегермән, 1 ярма яргыч, 2 тимерчелек, 10 вак-төякләр кибете.

Авыл җәмәгатенең имана җире 5174,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Николо-Пичкас волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Спас (1935 елның 1 апреленнән – 1991 елның 4 октябренә кадәр Куйбышев) районында.

Хәзер – Ямбакты авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда “Лена” һәм Киров исем. колхозлар оештырыла. 1960 елдан Куйбышев исем. колхоз (үзәк утары – Аграмак авылы).1967 елдан – авыл үзәк утары “Ямбакты” совхозы (хуҗалыкка шулай ук Танино һәм юкка чыккан Горновка, Культуровка, Сабанча авыллары керә), 1997 елдан “Ямбакты” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли, 2002 елдан “Иген” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2008 елда ябыла).

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1929 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (мәчет бинасында урнаша), 1938 елда җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык, 1973 елда – урта (яңа бина төзелә), 2015 елдан Никольский урта мәктәбе филиалы итеп үзгәртелә.

Клуб, китапханә (1929 елдан уку өе буларак), мәчет (1989 елдан).

Авыл янында археология истәлекләре – Ямбакты авыллыгы (болгар чоры), Ямбакты каберлеге (Алтын Урда дәвере болгар чоры) табыла.

Халык саны

1782 елда – 242 ир-ат;
1859 елда – 1696,
1897 елда – 2389,
1908 елда – 2617,
1920 елда – 2462,
1926 елда – 1333,
1931 елда – 1475,
1938 елда – 1243,
1949 елда – 956,
1957 елда – 970,
1958 елда – 948,
1970 елда – 1020,
1979 елда – 838,
1989 елда – 636,
2002 елда – 565,
2010 елда – 525,
2021 елда – 420 кеше (татарлар – 98%).