Татарстан Республикасы Президентының 1993 ел 16 апрель Указы белән гамәлгә кертелә.

Аерым затларга яки авторлар коллективына гуманитар, табигыять һәм техник фәннәр өлкәсендә ил һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге, социаль-икътисади һәм рухи үсешкә этәргеч булучы казанышларга ирешкән; ресурсларны янга калдыруга юнәлдерелгән, экологик чиста яңа технологияләр һәм техника, дөнья аналогларына тиң материаллар эшләгән һәм гамәлгә керткән; фән һәм техника казанышлары нигезендә аеруча зур җитештерү нәтиҗәләренә ирешкән, яңа продукция төрләре уйлап тапкан өчен бирелә.

Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт бүләкләре комиссиясе тәкъдиме белән елга бер тапкыр Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан, бүләкләнүчеләргә лауреат исеме бирелеп, күкрәк билгесе һәм диплом белән бергә тапшырыла.

2021 елның 1 гыйнварына бу исемгә 900 кеше лаек була. 

Автор – Е.Б.Долгов