Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары (алпавытлар А.Н.Толстая, Ю.И.Мейснер, П.П.Толстой, генерал-майор А.Л.Корсаков, Д.А.Корсаков һ.б. була) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлек үрчетү, умартачылык көпчәк ясау һәм тимерчелек кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе, 3 тимерчелек, икмәк саклау-сату, 2 вак-төякләр кибетләре эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 726,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Колай волостена керә.

1920 елдан − ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Колай авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1957 елга кадәр авыл “Завет Ильича” колхозына керә (авылда  үзәк утар урнаша), 1957 елдан – “Кулаевский” совхозында (үзәк утары − Питрәч авылы, 1964 елдан – Колай авылы). 1995 елда − “Кулаевский” күмәк предприятиесенә, 2004 елда «Кулаевский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына үзгәртелә, шул ук елда “Соя Кулаево” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (учредителе –“Вамин Татарстан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте) оештырыла.

Халкы башлыча үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

1940 елларда уку өе эшли. Хәзер фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл янында археология истәлеге – Арышхазда табылдыгы (бронза дәвере дип фаразлана) ачыклана.

Күренекле кешеләре

А.В.Корнилов (1955 елда туган) – химик-технолог, техник фәннәр докторы, профессор, фән һәм техника өлкәсендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 81 ир заты;
1859 елда – 435,
1897 елда – 632,
1920 елда – 835,
1926 елда – 966,
1949 елда – 669,
1958 елда – 625,
1970 елда – 335,
1979 елда – 202,
1989 елда – 174,
2002 елда – 143,
2010 елда – 183,
2020 елда – 256 кеше (руслар – 66%, татарлар – 29%).