Оешуы

Татарстан Республикасы Президентының 1996 ел 14 июнь Указы нигезендә Казанда 1997 елның гыйнварында ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, тарих институтының тарих, археология һәм этнография, иҗтимагый фикер тарихы бүлекләре җирлегендә Татарстан һәм татар халкы тарихы өлкәсендәге фәнни тикшеренүләрне стимуллаштыру, югары квалификацияле кадрлар әзерләү өчен оештырыла.

2001 елдан Ш.Мәрҗани исемендә. 2014 елдан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагында.

Структурасы

Институт структурасында (2019 елда) 10 бүлек бар:

  • Алтын Урда һәм татар ханлыклары буенча тикшеренүләр үзәге,
  • яңа тарих,
  • иң яңа тарих,
  • Татарстан Республикасы халыкларының тарихимәдәни мирасы,
  • милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге,
  • этнологик тикшеренүләр,
  • керәшен татарлар һәм нагайбәкләр тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге,
  • диннәр һәм иҗтимагый фикер тарихы,
  • дисциплинаара тикшеренүләр,
  • мәгълүмати технологияләр.

Кырым фәнни үзәге (2014 елдан) һәм Төньяк-көнбатыш фәнни үзәге (2015 елдан) эшли.

Институтта барлыгы 82 хезмәткәр эшли, шуларның 66 сы фәнни хезмәткәр, шул исәптән 2 Татарстан Фәннәр академиясе академигы, 11 фәннәр докторы һәм 37 фәннәр кандидаты.

Фәнни юнәлешләре

Фәнни-тикшеренү эшләренең өстенлекле юнәлешләре – татар халкы һәм Татарстан халыклары: яңарыш һәм үсеш, Татарстанда иҗтимагый фикер үсешенең төп тенденцияләре.

Төп фәнни юнәлешләр:

  • борынгы заманнардан алып татар халкы тарихы;
  • татар иҗтимагый һәм фәлсәфи фикере үсешенең төп юнәлешләре;
  • татар халкы тарихында һәм мәдәниятендә ислам дине;
  • татар халкының этносәяси тарихы;
  • Татарстандада хәзерге сәяси, этномәдәни, этносоциаль процесслар;
  • татар халкының традицион матди һәм рухи мәдәнияте формалашу һәм үсеше;
  • татар педагогикасы тарихы.

Институт Татарстан Республикасы һәм РФнең академия учреждениеләре һәм югары уку йортлары, музейлары, архивлары, китапханәләре белән тыгыз иҗади бәйләнештә эшли. Якын һәм ерак чит ил галимнәре белән фәнни багланышлар ныгый һәм киңәя.

Басмалары

Институт «Золотоордынское обозрение», «Крымское историческое обозрение», «Кряшенское историческое обозрение», «Историческая этнология» журналларын, «Золотоордынская цивилизация», «Нумизматика Золотой Орды», «Из истории культуры народов Среднего Поволжья», «Средневековые тюрко-татарские государства» еллык җыентыкларын нәшер итә.

Иң әһәмиятле басмалар: «Татарлар» («Татары», Мәскәү, 2001; ТРның Дәүләт бүләге, 2003; тулыландырылган икенче басмасы – 2017) коллектив монографиясе; «Иң борынгы заманнардан алып татарлар тарихы» («История татар с древнейших времен», т. 1–7, 2002–2015) «Tartarica» (Казан–Мәскәү–Санкт-Петербург, 2006), «Tartarica. Этнография» (Казан–Мәскәү, 2008), «Bulgarica. Болгар цивилизациясе чоры һәм пространствосы: Атлас» («Bulgarica. Время и пространство Болгарской цивилизации: Атлас», Казан–Мәскәү, 2012) атласлары һ.б.

Фәнни тикшеренүләр үсешенә саллы өлеш кертүчеләр — Я.Г.Абдуллин, С.Х.Алишев, Р.Г.Әмирханов, А.Ш.Әсәдуллин, Д.М.Исхаков, Е.П.Казаков, Р.М.Мөхәммәтшин, А.Г.Петренко, Р.Г.Фәхретдинов, Ф.Ш.Хуҗин һ.б.

Институт директоры – Р.С.Хәкимов (1997 елдан).