Эчтәлек

Сегмент берәмлеге белән функциональ мөнәсәбәт төренә бәйле рәвештә сүз, синтагма (такт) һәм фраза басымына бүленә.

Басымның 3 фонетик компонентын аералар (өстенлек иткән компонентка карап басымның фонетик тибы билгеләнә):

1) интенсивлыкка мускулларның киеренкелеген арттыру һәм сулыш чыгаруның көчәюе белән ирешелә (мондый басым динамик, сирәк экспиратор басым дип атала);

2) тавыш тонының югарылыгы (музыкаль басым);

3) озынлык (микъдар басым).

Башка төрки телләрдәге кебек үк татар телендә дә басымлы иҗек көчсез һәм әкрен әйтелә, шуңа күрә аны ишетү кыен. Татар телендә сүз басымы даими, күпчелек очракта сүзнең соңгы иҗегенә төшә. Шул ук вакытта ул – хәрәкәтчән басым: сүзләргә кушымчалар ялганганда сүзнең азагына күчә бара: ат – атлар, – атлары, –атларына.

Кайбер рус алынмалары татар теле закончалыкларына яраклашып басымнарын үзгәртәләр: бочка – мичкә, мочало – мунчала. Ә кайберләре оригиналдагы басымны саклыйлар һәм басым сүзнең азагына төшмәсә, кушымчалар ялганганда үз урынында кала (автор – авторлар – авторларга), әгәр басым сүзнең азагына төшсә, кушымчалар ялганганда басым соңгы иҗеккә күчә (совет – советлар – советларга). Кушма сүзләрдә төп басымнан тыш өстәмә басым да була, мәсәлән: илбашы, яшүсмер һ.б.

Гадәттә, сүз басымының ике фонологик функциясен – сүзне таныту һәм мәгънә аеру функцияләрен билгелиләр. Татар телендә басымның икенче фонологик функциясе – мәгънә аеру күзәтелә. Ул алма – алма, басма – басма кебек омографларда ачык күренә. Басымның вариативлыгы дигән күренеш тә очрый. Бу – басымның бер үк сүздә төрле урында килә алуы. Вариантларның берсе норматив булырга, икенчесе гади сөйләмдә яки диалектларда гына очрарга мөмкин. Кайчак вариативлык семантик яки стилистик дифференциация белән бәйләнгән була. Басымның соңгы иҗектә булуы норматив булып исәпләнә, ә сүз башына төшә торган вариатив басым бу сүзләрне логик яктан аеру өчен хезмәт итә: бүген (нәкъ менә бүген).

Синтагма һәм фраза басым синтагма яки фразадагы берәр сүзнең басымын көчәйтү юлы белән барлыкка килә. Мәсәлән: Кич иде./ Шатлык белән, / нурлар чәчеп, / ай ялтырый. / Г.Тукай).

Логик басым – җөмләдәге бер сүзнең башкаларыннан аерылып торуы. Мәсәлән: Илдар киләчәк җөмләсендә логик басымның нинди сүзгә төшүенә карап, субъектка яки килү фактына басым ясала.

Әдәбият

Вәлиди Җ. Татар теленең грамматикасы. К., 1919;

Татар грамматикасы. К., 1998. 1т.;

Лингвистический энциклопедический словарь. М., 1990;

Шараф Г. Сонорная длительность татарских гласных. К., 1928.

Автор — М.Ә.Сәгыйтов