Эчтәлек

Заман төрләнә, телдә бер-берсенә каршы куелган формалар системасы аша белдерелә. Фигыль заманнары турыдан-туры кулланылганда (абсолют заман), вакыйганы сөйләү моментына мөнәсәбәттә билгелиләр, мөнәсәбәтле кулланылганда (мөнәсәбәтле заман), вакыйгалар башка эш-хәлнең заманына нисбәттә билгеләнә.

Татар телендә мөнәсәбәтле заман юнәлеше затланышсыз фигыль формаларына (сыйфат фигыль һәм хәл фигыль), абсолют заман, башлыча, хикәя фигыль формаларына хас. Заман формалары өч буынлы рәт тәшкил итә һәм сөйләү моменты белән туры килә торган эш-хәлне (хәзерге заман), сөйләү моментыннан алда булган эш-хәлне (үткән заман), сөйләү моментыннан соң булачак эш-хәлне (киләчәк заман) белдерә. Бу мәгънәләр татар телендә түбәндәге формалар белән белдерелә: хәзерге заман кушымчалары -а/-ә (бара, килә); -ый/-и (укый; сөйли); үткән заман кушымчалары: -ды/-де (барды, килде); -ган/-гән (барган); -а иде (бара иде); -ган иде (барган иде); -а торган иде (бара торган иде); киләчәк заман кушымчалары: -р/-мас (барыр, бармас); -ачак (барачак); -ачак иде (барачак иде).

Татар телендә үткән һәм киләчәк заман формаларының күплеге алар арасындагы аспектуаль һәм модаль мәгънәләр аермасы белән аңлатыла (тәмамланганлык-тәмамланмаганлык, процесслык-нәтиҗәлелек, билгесезлек-катгыйлык һ.б.). мәсәлән, -ды/-де кушымчалы билгеле үткән заман үткәндәге, тәмамланган, сөйләүче үзе күргән, катгый, билгеле эш-хәлне белдерә (ул килде); нәтиҗәле (билгесез) үткән заман нәтиҗәлелек мәгънәсен билгесезлек төсмере белән белдерә (ул килгән); -ган иде күптән үткән заман формасы сөйләү моментыннан күпкә алда булган эш-хәлне белдерә (килгән иде).

Заман категориясе системасын тәшкил иткән тугыз заман формасыннан тыш, татар телендә шактый гына тасвирлама формалар (барган булган, барачак булган, бара торган булган һ.б.) һәм темпораль мәгънәле (барганы бар, барганым юк) төрле грамматик конструкцияләр бар.

Әдәбият

Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе. Казан, 1964.

Татар грамматикасы. Казан, 2002. Т. 2.

Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. Казан, 2006.

Серебренников Б.А. Система времён татарского глагола. Казан, 1963.

Тумашева Д.Г. Татарский глагол. Казан, 1986.

Автор – Ф.М.Хисамова