Эчтәлек

Татар телендә тартымның өч зат, берлек һәм күплек сан формалары була.

Предметның 1 нче һәм 2 нче затка караганлыгы түбәндәгечә белдерелә:

1) тартым кушымчалары ярдәмендә генә: илем, илең, илебез, илегез;

2) иялек килешендәге зат алмашлыгы һәм тартымсыз исем сүзтезмәсе ярдәмендә: минем ил, синең ил, безнең ил, сезнең ил;

3) иялек килешендәге зат алмашлыгы һәм тартым кушымчалы исем белән: минем илем, синең илең, безнең илебез, сезнең илегез.

Предметның 3 нче затка (яки затларга) караганлыгы, гадәттә, иялек килешендәге 3 нче зат алмашлыгы һәм тартым кушымчалы исем белән белдерелә: аның иле, аларның илләре; 3 нче зат тартымлы исем белән генә дә белдерелә ала: баласы, китабы, иле.

Әдәбият

Татар грамматикасы. Морфология. М.–К., 2002. 2 т.

Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. Казан, 2006.

Татар грамматикасы: өч томда / проект җит. М.З. Зәкиев. Казан, 2016. Т.2.

Иванов С.Н. К истолкованию категории принадлежности // Советская тюркология. 1973. № 4.