Биографиясе

1905 ел, Оренбург губернасы Каргалы авылы – 1938 ел.

Татар педагогик техникумын (Оренбург шәһәре, 1925 ел), Татар коммунистик университетын (Казан, 1930 ел) тәмамлый.

1925–1927 елларда Үзбәкстан КП(б) Хива округ комитетының мәгълүмат һәм статистика бүлеге җитәкчесе.

1930–1933 елларда Минзәлә районында укытучылык эшендә.

1934–1936 елларда ВКП(б)ның Кызыл Йолдыз райкомы секретаре, 1936–1937 елларда «Кызыл Татарстан» газетасының баш мөхәррире.

1937 елдан ТАССР ХКС рәисе.

Репрессияләнә; үлгәннән соң аклана.

Әдәбият

Белялов У., Габитов Н. Давлетъяров Ахметсафа Мустафович // Борцы за счастье народное. Казань, 1983. Кн. 2.