Татар телендә баш (ия һәм хәбәр) һәм иярчен (төгәлләүле, аныклаулы, модаль) җөмлә кисәкләрен аерып күрсәтәләр.

Бер составлы җөмләләрдә җөмләне оештыручы предикатив (хәбәрлекле) нигез булып бер кисәк тора. Ул баш кисәк дип атала. Ике составлы җөмләләрдә предикатив (хәбәрлекле) нигез ике кисәктән — ия һәм хәбәрдән тора.

Җөмләдә баш килештәге сүз белән бирелеп, бер җөмлә кисәгенә дә буйсынмыйча, хәбәр белән генә бәйләнеп килгән баш кисәк ия дип атала. Ия башка җөмлә кисәкләрен, шул исәптән хәбәрне дә үзенә буйсындыра. Ия исем, фигыль, алмашлык, сыйфат, сан, рәвеш һ.б. белән белдерелә ала.

Хәбәр — төрле мәгънә (үтәүче, объект һ.б.) белдерүче ия турында хәбәр итә һәм аңа грамматик буйсына торган баш кисәк. Барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре дә җөмләдә хәбәр булып килә ала. Бирелүләренә һәм мәгънәләренә карап, хәбәрләр ике төрле була: исем хәбәр (фигыльдән башка сүз төркеме белән белдерелә) һәм фигыль хәбәр. Татар әдәби телендә фигыль хәбәрләр киң таралган.

Төгәлләүле мөнәсәбәткә нигезләнеп ясалган икенче дәрәҗәле җөмлә кисәкләре, ягъни төгәлләгечләр (тәмамлык, хәл, аергыч), үзе буйсынган сүз алдыннан килеп, аның мәгънәсенә төрле яклап төгәллек бирә.

Җөмләнең процесс белдерүче кисәгенә ияреп, эшнең объектын, үтәүчене, билгеле бер хәл кичерүче әйберне, затны белдерүче иярчен кисәге тәмамлык була. Әгәр тәмамлык процесс турыдан-туры кагыла торган әйберне, төшенчәне белдерсә, туры тәмамлык дип йөртелә. Процесс турыдан-туры кагылмый торган әйберне, затны белдерүче тәмамлык кыек тәмамлык була. Тәмамлык булып исемнәр, алмашлыклар, инфинитив фигыльләр килергә мөмкин.

Җөмләнең фигыль, сыйфат, рәвеш һәм процесс белдерүче башка сүзләр белән бирелгән кисәгенә ияреп, процессның билгесен яисә процессның үтәлү рәвешен, вакытын, урынын, юнәлешен, максатын, сәбәбен, шартын, күләм-дәрәҗәсен белдерә торган кисәкләр хәл дип йөртеләләр.

Җөмләнең предмет төшенчәсен атаучы кисәгенә ияреп, шул предметларның билгесен, санын һәм кемгә (нәрсәгә) каравын белдерүче кисәк аергыч була. Төрле грамматик формадагы төрле сүз төркеме белән белдерелә.

Ияртүче кисәктән соң килеп, аңа өстәмә аныклык бирә торган кисәк аныклагыч дип атала.

Сөйләүченең чынбарлыкка, сөйләм эчтәлегенә һәм төзелешенә мөнәсәбәтен белдерә торган кисәкләрне модаль кисәкләр дип атыйлар.

Сөйләм төбәлгән затны, әйберне белдерүче сүзләр эндәш сүзләр дип аталалар.

Кеше исемнәре, фамилия, әтисенең исеме (отчество), гаилә әгъзаларына карата әйтелгән сүзләр, теге яки бу эш төре буенча әйтелгән мөрәҗәгать сүзләре эндәш сүзләр булып килә ала.

Кереш сүзләр сөйләмнең эчтәлегенә, төзелешенә, шартларына карата сөйләүченең төрле экспрессив һәм эмоциональ мөнәсәбәтен белдерәләр.

Әдәбият           

Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе. К., 1984;

Татар грамматикасы. К., 1999. Т. 3;

Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. К., 2006.