- РУС
- ТАТ
тел белеменең төрле типтагы морфемаларның фонологик төзелешен, морфологик процесслар вакытында сүзнең фонетик төзелешендә бара торган үзгәрешләрне, ягъни морфонологик күренешләрне өйрәнүче тармагы
Морфонология фонетика, фонология, морфология, синтаксис белән тыгыз бәйләнештә тора. Татар тел белемендә морфонологик күренешләрнең түбәндәге төрләре билгеле:
1. Нигез кыскару: артикуляция өчен авыр булган фонемалар төркеменнән котылу һәм авазларның гадәти ярашуын булдыру максатыннан, морфологик үзгәрешләр вакытында бер яки берничә аваз төшеп кала (гадәттә, бу хәл ике мөстәкыйль сүз арасында яки ике сүзнең дә нигезенә төрле аффикслар ялганганда күзәтелә), мәсәлән: а)исемнәр нигезенә яки тамырына тартым кушымчалары ялганганда: халык + ы = халкы (татар халкы); б)исемнәрдән иркәләү-кечерәйтү формалары ясалганда: әни + кәй = әнкәй һ.б.
2. Асемантик (бернинди дә мәгънә белдерми торган) фонема ялгану: микъдар саннарыннан бүлем саннары ясалганда, нигез белән аффикс арасына асемантик [ш] фонемасы ялгана: алты + ш + ар = алтышар һ.б.
3. Фонемалар керешүе: бу күренеш бер үк төрле фонемалар очрашканда, ягъни морфема җөендә — бер үк фонемага беткән сүзгә шул ук фонемага башланган икенче компонент ялганган вакытта күзәтелә, һәм яңа гына барлыкка килгән сүзформада бер үк төрле ике фонеманың берсе төшеп кала. Мәсәлән, алмашлыкларда: мин + не = мине, син + не = сине; исемнәрдә: рус теленнән (яки башка телдән) кергән алынмаларга аффикслар ялганганда — поезд + да = поезда, артист + та = артиста (искәрмә: сонантлар катнашкан тартыклар җыелмасы үзгәрешсез кала, биредә фонемалар йотылмый: цемент + та = цементта, йорт + та = йортта һ.б.).
4. Сузык һәм тартык морфонемаларның чиратлашуы. Татар теленең вокализмы өчен сингармонизм законы төп үзенчәлек булып тора. Сингармоник модельләр сузыкларның рәте (алгы һәм арткы рәт) һәм иренләшүе (ирен гармониясе) белән билгеләнә. Бу үз чиратында универсаль сузык морфонемалар тудыра: -лар/-ләр (китаплар, дәфтәрләр); -да/-дә (аланда, өйдә); -нан/-нән (урманнан) һ.б. Тартыкларның чиратлашуы морфемалар җөендә күзәтелә: янәшә торган фонемаларның беренчесе аннан соң килә торган фонемага тәэсир итә һәм киресенчә: чик + ә = чигә, чап + а = чаба, ун + бер = [умбер], ак + рак = аграк һ.б.
1980 еллардан бирле татар тел белеменең морфонология тармагы М.З.Зәкиев һәм Д.Ә.Сәлимова тарафыннан тикшерелә.
Шулай ук кара Морфемика.
Зәкиев М.З. Морфонология турында // Совет мәктәбе. 1983; Татар грамматикасы. М.-К., 1998. 1 т.;
Сәлимов Х.Х. Тел гыйлеме терминнары сүзлеге. К., 2005;
Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. К., 2006;
Закиев М.З. О тюркской морфонологии // Советская тюркология. 1984. № 1.
Авторлар — М.З.Зәкиев, Х.Х.Сәлимов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.