Биографиясе

1928 елның 28 гыйнвары, Кайбыч районы Ульянково авылы — 2016 елның 25 марты, Казан.

1956 елда Казан химия-технология институтын (хәзер Казан технологик университеты) тәмамлый, шунда ук эшли, фәнни-тикшеренү секторы башлыгы (1963–1969), химик җитештерү машиналары һәм аппаратлары кафедрасы мөдире (1973–1998).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре ике фазалы системаларда гидродинамика һәм масса тапшыру нигезләренә карый.

Поникаров җитәкчелегендә аз металл керешле югары интенсив масса алмашу җиһазлары: газдан һәм тузаннан чистарту процесслары өчен күләмле сугару факелы булган өермәле аппаратлар, ректификация һәм абсорбция процесслары өчен газлы-сыеклыклы агымнары бергә бәрә торган аппаратлар, пычрак сулар һәм майларны чистарту өчен агымга каршы үзәктән куулы экстракторлар эшләнә һәм гамәлгә кертелә.

Уйлап табуга 75 авторлык таныклыгы бар.

2003–2004 елларда «Машиностроение» энциклопедиясендә (М., 2004, т.12) «Җылылык процесслары һәм аппаратлары» бүлегенең мөхәррире була.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале, «СССРның уйлап табучысы», «Мактаулы химик» билгеләре белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

О кинетических закономерностях осаждения капель в центробежном поле // Теорет. основы хим. технологии. 1979. № 1 (автордаш);

К расчёту осаждения капель в среде в условиях существования столбов Тейлора // Теорет. основы хим. технологии. 1983. № 4 (автордаш); Машины и аппараты химических производств. М., 1989 (автордаш);

Машины и аппараты химических производств и нефтегазопереработки. М., 2006 (автордаш).