Эчтәлек

Түбән Идел буе, Дагстан, Әзәрбайҗан, Кубань буе, Азов буе далалары, өлешчә Төньяк Кара диңгез буе һәм Кырым далаларын биләгән Хәзәр каганлыгы (VII йөзнең 2 нче яртысы — X йөз уртасы) халкының теле.

Язуы — рун язуы (кара Борынгы төрки рун язуы), шулай ук яһүдләр язуы да файдаланылган.

Хәзәр теле турында мәгълүматлар бик аз. Ул болгар һәм күрше фин-угор халыклары телләре белән үзара тыгыз мөнәсәбәттә була. Хәзәр чыгышлы сүзләрнең шактый гына тарихи топонимнары бар дип фаразлана, мәсәлән, Идел / Ител (Әтил) — бөек елга, Саркел / Сарыг-ил — сары ил яки сары йөзле кешеләр иле, Бәк Тарлыв / Тарлув — сөрүлек җирләргә бай, Сәмәндәр / Самандар — салам белән тулган урын һ.б.

Әдәбият

Артамонов М.И. История хазар. Л., 1962; 

Баскаков Н.А. Введение в изучение тюркских языков. М., 1969; 

Плетнёва С.А. Хазары. М., 1976; 

Закиев М.З. История татарского народа. М., 2008.                       

Автор — М.З.Зәкиев