Эчтәлек

IX һәм XIII йөзләр уртасында Көнчыгыш Төркестандагы Кочо уйгыр дәүләтенең (хәзерге Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгыр автономияле районы) рәсми теле.

Телнең әдәби формасы VIII йөз ахырында Турфан дәүләтендә уйгыр элементлары белән баетылган рун истәлекләре теле нигезендә формалаша.

Кулъязмаларда «төрк уйгыр теле» (төрки уйгыр теле) дип аталган борынгы уйгыр теле грамматик һәм лексик системаларга бай һәм төрле стильләргә (дини, матур әдәбият, фәнни, эш кәгазьләре, эпистоляр) ия, башка төрки халыкларга яхшы мәгълүм һәм бик популяр булган; соңрак әдәби телләрнең төрле вариантлары формалашуга тәэсир иткән.

Текстларда чагылган тел аерымлыклары нигезендә борынгы уйгыр телендә шартлы рәвештә n- һәм j- диалектлары дип аталган ике диалект аерылып чыга.

Борынгы уйгыр теленең үзенчәлекләре:

  • кайбер позицияләрдә тел уртасы спирант j урынына тел алды йомык d кулланылу;
  • хәзерге төрки телләрдә югалган, хәзерге заман сыйфат фигыль ясый торган уmа/-gmä һәм киләчәк заман сыйфат фигыль ясый торган - dači / däči формантлары булу;
  • dan/-tan чыгыш килеш аффикслары куллану.

Борынгы уйгырлар согдий язуыннан һәм аның уйгыр дип аталган җайлаштырылган вариантыннан, шулай ук манихей һәм брахми шрифтларыннан файдаланганнар; берникадәр күләмдә рун, тибет, эстрангело язулы ядкәрләр дә очрый.

Иң әһәмиятле язма ядкәрләр: «Алтун йаруг» («Алтын балкыш») сутрасы (X йөз), Кытай сәяхәтчесе Сюань-Цзян биографиясенең уйгыр версиясе (X йөз), күпсанлы юридик документлар (VIII-XIV йөзләр).

Әдәбият

Малов С.Е. Памятники древнетюркской письменности. М.-Л., 1951.

Насилов В.М. Язык тюркских памятников уйгурского письма XI–XV вв. М., 1971.

Тенишев Э.Р. Система форм существования древнеуйгурского языка // Функциональная стратификация языка. М., 1985.

Автор – Р.А.Закиров