- РУС
- ТАТ
(лат. intono – кычкырып әйтәм), сөйләмдәге мелодика, озынлык, ритм, темп, ешлык, акцент төзелеше, тембр, пауза һ.б. кебек просодик элементлар җыелмасы
Интонация сөйләмне фонетик яктан оештыра, төрле синтаксик мәгънә һәм категорияләрне, экспрессив һәм эмоциональ бизәлешне белдерүче чара булып тора, матур әдәбиятта сурәтләү функциясен үти.
Сөйләм агышында интонация компонентлары үзара төрле мөнәсәбәтләргә керәләр, шул ук вакытта аларның һәрберсенең үз мәгънәсе бар, мәсәлән, татар телендә сорау мелодика һәм озынлык белән ясала, ә интенсивлык һәм тембр аның өчен иррелевант билге булып тора. Боеру һәм өндәү җөмләләр ясалганда интенсивлык һәм тембр релевант билгеләргә әвереләләр. Татар сөйләменең синтагмаларга бүленешендә мелодика, темп һәм пауза актив катнаша. Синтагма һәм фраза басымы сүз басымы компонентларыннан, ягъни озынлык, интенсивлык һәм төп тонның югарылыгыннан гыйбарәт. Эмфатик басым оешуда һәм төрле эмоциональ-экспрессив төсмерләр белдерүдә интонациянең төрле мөнәсәбәтләргә кергән компонентлары катнашырга мөмкин.
Телнең интонацион чаралары синтаксик төзелеш белән бәйләнешкә керәләр һәм синтаксик конструкцияләрне сурәтләгәндә сизеләләр.
Интонация шигърияттә аеруча әһәмиятле роль уйный, ул шигырьләрнең фонетик-мелодик һәм мәгънәви байлыгын ачарга ярдәм итә.
Татар грамматикасы. К., 1998. Т. 1;
Абдуллина Р.С. Риторика һәм интонация. Яр Чаллы, 1999.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.