Биографиясе

1894 елның 20 июле, Смоленск өлкәсенең Гжатск, хәзер Гагарин шәһәре — 1992 елның 16 октябре, Биектау районы Бөреле җәнлек совхозы поселогы.

Кировоград шәһәрендә (Украина ССР) авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1928), Одесса өлкәсенең Киров шәһәре туган якны өйрәнү музеенда эшли.

Репрессияләнә, 1930–1935 елларда Эчке эшләр халык комиссариатының 3 нче Темников лагеренда (Мордва АССР) куян үрчетү буенча зоотехник.

1935–1940 елларда Куянчылык фәнни-тикшеренү институтының Воронеж тәҗрибә-өйрәнү пунктында фәнни хезмәткәр, Курск өлкәсенең Солнцево куян үрчетү совхозында өлкән зоотехник.

1941–1957 елларда «Бөреле» җәнлек совхозының куян фермасында өлкән зоотехник.

1959 елда аклана.

Никитин куяннарның 9 яңа токымын (кара-көрән, өрфия зәңгәрсу, мамыклы великан, татар көмешсыман куяны, Казан зәңгәр куяны, шиншилла великан, котик, зәңгәр котик, ак котик) чыгара. Яшь куяннарны җир өстеннән күтәртелгән челтәрле идәндә асрау ысулын гамәлгә кертә, төркемләп асрау өчен 2 төр челтәрле читлек, ачык һавада тоту максатыннан, һава шартларының ниндилегенә карап, 3 төр читлек конструкцияли.

Ил күләмендә киң кулланылган рационализаторлык тәкъдимнәре авторы.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша (1914–1918).

Бүләкләре

4 нче дәрәҗә Изге Георгий, Изге Анна орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Новые породы кроликов. К., 1949;

Кролиководство. К., 1957;

100 советов кролиководу. К., 1960.

Әдәбият

Бражников Е.Н. О выведенных Ф.В. Никитиным новых породах кроликов // Разведение и содержание кроликов. Краснодар, 1951;

Беспокойное сердце // Кролиководство и звероводство. 1964. № 2.

Авторлар — Ә.Х.Фазылҗанов, С.А.Захарова