Эчтәлек

Акустик яктан тартык авазларның гомуми куәте сузык авазларныкына караганда чагыштырмача кимрәк, һәм алар төгәл форманта төзелешенә ия булмаска мөмкин.

Артикуляция (әйтелеш) ягыннан тартык авазлар сөйләм органнарының бугаз өсте куышлыкларында шау ясаучы киртә барлыкка килүе белән аерылып торалар; тартыкларны әйткәндә, киеренкелек сөйләм аппаратының бер өлешендә генә була, һәм киртә дә шул урында ясала.

Тартык авазлар артикуляциясе вакытында шау ясаучы сөйләм органы гына түгел, тон ясаучы орган – бугаз да катнаша: тавыш ярылары тибрәнгәндә, тон барлыкка килә.

Хәзерге татар теленең авазлар системасы 26 төп һәм алынма сүзләрдә кулланыла торган 5 – [ц], [щ], [в], [тч], [х'] фонемаларыннан гыйбарәт.

Аваз ясалганда тавыш ярыларының катнашуыннан чыгып, тартык авазлар саңгырау: [п], [т], [с], [х], [ш], [ч], [қ], [к], [ф], [х], [һ], [ц], [щ], [тч], ['] – «һәмзә» һәм яңгырау: [б], [в], [w], [җ], [ж], [г], [ғ], [р], [м], [н], [ң], [л], [й], [д], [з] – тартыкларга бүлеп каралалар.

Шау ясаучы киртәнең характерыннан чыгып, тартык авазлар йомык, ярымйомык һәм йомык-үтешле төрләргә бүленәләр.

Йомык тартыклар ясалганда, ике актив сөйләм органы – аскы һәм өске иреннәр яки актив орган белән пассив орган, мәсәлән, тел белән аңкау бер-берсенә якын килеп йомылалар. Һава агымы ул йомыклыкны я әйләнеп үтәргә, яисә шартлап чыгып китәргә тиеш була.

Беренче очракта – шартлаулы [п], [б], [т], [д], [к], [қ], [г], ['] тартык авазлары, икенчесендә [тч], [ц] аффрикатлары ясала.

Актив орган икенче актив яисә пассив орган белән якынаерга мөмкин, һава агымы алар арасында барлыкка килгән ярыктан ышкылып чыгып китә. Андый артикуляция ярымйомык тартык авазлар ясалуга китерә. Алар арасында бер фокуслы тартык авазлар ([ф], [в], [с], [ғ], [з], [х], [һ], [w], [х']) аерып карала. Аларны әйткәндә, шау бер урында гына хасил була (аларга шулай ук шактый озын ярыклы бер сузылмалы фокуслы [җ], [ч], [й] һәм ике фокуслы [ш], [щ], [ж] тартык авазларын кертеп карыйлар).

Шау хасил итүче киртәнең кайсы актив орган тарафыннан ясалуына карап, тартык авазлар ирен, тел, увуляр (кече тел), фарингаль (йоткылык), ларингаль (бугаз) тартыкларга бүленәләр.

Ирен тартыклары иреннәр кысылу (ирен-ирен тартыклары: [б], [п], [w], [м]), аскы ирен белән өске тешләрнең бер-берсенә тиюе (ирен-теш тартыклары: [в], [ф]) нәтиҗәсендә ясалалар.

Тел тартыклары, телнең алгы, урта яки арткы өлешенең хәрәкәтеннән чыгып, тел алды ([д], [т], [з], [с], [н], [л], [җ], [ж], [ч], [тч], [ш], [р], [ц], [щ]), тел уртасы ([й]) һәм тел арты ([к], [г], [х], [ң]) тартыкларына бүленәләр.

Увуляр тартыклар кече телнең (увула) йомшак аңкауга хәрәкәте нәтиҗәсендә барлыкка киләләр; бу очракта тел төбе пассив орган булып тора ([қ], [ғ], [х], [ң]).

Йоткылык стеналарының бер-берсенә якын килеп кысылуы нәтиҗәсендә фарингаль тартык ([һ]) барлыкка килә.

Тавыш ярыларының кысылуы яки бер-берсенә якын килүе нәтиҗәсендә ларингаль тартык ([']) ясала.

Әдәбият

Татар грамматикасы. М.–К., 1998. 1 т.

Сафиуллина Ф.С., Хәкимҗан Ф.С. Татар әдәби теле: фонетика. Казан, 2001.

Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан, 2002.

Салимов Х.Х. Просодическая система татарского языка. Елабуга, 2003.

Татар грамматикасы: өч томда / проект җит. М.З. Зәкиев. Казан, 2015. Т. 1.

Автор – А.М. Сәгыйтова