Эчтәлек

Сингармонизм, нигездә, агглютинатив телләргә хас.

Татар телендә вокаль сингармонизм гына күзәтелә.

Сингармонизмның ике төре бар: рәт (аңкау) гармониясе һәм ирен гармониясе.

Рәт гармониясе булганда, сүздә я алгы, я арткы рәт сузыклары гына кулланыла. Беренче иҗектә алгы рәт (нечкә) сузыгы икән, калган иҗекләрдә дә алгы рәт сузыгы була һәм киресенчә; мәсәлән, кешеләргә, атлыларга.

Ирен гармониясе булганда, беренче иҗектәге иренләшкән [о], [ө] авазлары алардан соң килүче иренләшмәгән [ы] яки [е] авазларын иренләштерә, ягъни бу авазлар [о] яки [ө] булып яңгырый; мәсәлән, борын [борон], көлке [көлкө]. Алардан аермалы буларак, иренләшкән [у], [ү] авазлары мондый ассимиляция күренешенә ия түгел.

Язуда бары рәт гармониясе генә чагылыш таба.

Әдәбият

Татар грамматикасы. М.–К., 1998. Т. 1.

Сафиуллина Ф.С. Тел гыйлеменә кереш. Казан, 2001.

Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан, 2002.

Татар грамматикасы: өч томда / проект җит. М.З. Зәкиев. Казан, 2015–2017.