Биографиясе

1932 елның 20 июне, Мәскәү — 2007 елның 8 августы, Казан.

1956 елда Казан авиация институтын (хәзер Казан техник университеты) тәмамлаганнан соң, 1958 елдан шунда ук эшли (1956–1958 елларда М.И.Калинин исемендщге заводта, Свердловск шәһәре), махсус математика (1972–1975), аэрогидродинамика (1975–2005) кафедралары мөдире, профессор (2005 елдан).

Хезмәтләре сыеклыклар һәм газлар механикасы тигезләмәләрен теоретик-төркемләп анализлауга карый. Павлов бүленгән һәм тупланган параметрлы системаларны оптимальләштерү проблемасын алгебра алымнарын кулланып чишү юлын эшли. А.Н.Туполев исемендәге Авиация фәнни-техник комплексы (Мәскәү), В.П.Макеев исемендәге Машиналар төзү КБ (Миасс шәһәре, Чиләбе өлкәсе), «Сокол» Тәҗрибә КБ (Казан) хезмәткәрләре белән берлектә оборона техникасының яңа үрнәкләрен төзүдә катнаша.

СССР ФАнең Казан филиалы президиумы каршындагы Механика һәм машина төзелеше комиссиясе рәисе (1979–1985).

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Об инвариантности оптимального процесса с распределёнными параметрами // Прикладная математика и механика. 1970. Вып. 4;

Системы инвариантные относительно групп преобразований // Кибернетика и вычислительная техника. 1983. Вып. 58.