Грамматик категорияләре

Төрле телләрдә фигыль төрле грамматик категорияләргә ия, татар телендә исә аңа зат, сан, барлык-юклык, наклонение, заман, юнәлеш һәм дәрәҗә категорияләре хас.

Юклык категориясе -ма/-мә кушымчасы ярдәмендә белдерелә, басым бу кушымча алдындагы иҗеккә төшә: яз — язма.

Наклонение категориясе эш-хәлнең чынбарлыкка мөнәсәбәтен сөйләүче аша белдерә.

Зат категориясенә мөнәсәбәте ягыннан фигыль затланышлы һәм затланышсыз төрләргә бүленә. Затланышлы фигыльләргә — зат белән төрләнә торган хикәя, боерык, теләк һәм шарт фигыльләр, затланышсыз фигыльләргә зат белән төрләнми торган сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив керә. Зат категориясе эш-хәлне үтәүченең (субъектның) сөйләүчегә мөнәсәбәтен белдерә.

Сан категориясе эш-хәлне башкаручы затның (субъектның) берлеген яки күплеген белдерә, һәм ул үзара каршы куелган берлек һәм күплек сан мәгънәсен бирүче ике фигыль формасыннан гыйбарәт.

Татар телендә фигыльләрдә зат белән сан икесе дә берьюлы белдерелә һәм ике төрле зат кушымчасы белән бирелә (Мин барырмын. Без барырбыз.).

Заман категориясе татар телендә 9 заман формасы белән белдерелә.

Дәрәҗә категориясе лексик-грамматик категория санала, чөнки аны белдерүдә һәм грамматик (кушымчалар), һәм лексик (модификацияләүче фигыльләр) чаралар катнаша. Ул эш яки хәлнең үтәлү дәрәҗәсен белдерә.

Юнәлеш категориясе эш-хәлнең субъектка мөнәсәбәтен белдерә. Татар телендә төр (вид) категориясе юк.

Татар телендә фигыльнең башлангыч формасы (нигезе) боеру интонациясе белән әйтелми торган 2 нче зат берлек сандагы боерык фигыль формасына охшаш: бар, кайт һ.б. Барлык сүз ясагыч кушымчалар һәм грамматик формантлар (кушымчалар) фигыльнең нигезенә ялгана: ур+ак, ашла+ма.

Сүз ясалышы

Ясалышы буенча фигыльненең түбәндәге төрләре була:

1) тамыр фигыль: бар, кил;

2) ясалма фигыль: таш+ла, эш+лә;

3) кушма фигыль: шак+кату, күз+ал+лау;

4) парлы фигыль: ялыну-ялвару, ашау-эчү;

5) тезмә фигыль: ял итү, карар кылу.

Семантик төркемнәре

Фигыльнең түбәндәге семантик төркемнәрен аерып карыйлар:

1) хәрәкәт (керү, сикерү),

2) эш-гамәл (казу, укыту),

3) процесс (кайнау, яшәрү),

4) хәл-торыш (йоклау, сагыну),

5) мөнәсәбәт (хөрмәт итү, хыянәт итү),

6) социаль хәл-торыш (хәйләләү, мактану),

7) яңгыраш (шаулау, сайрау),

8) сөйләм эшчәнлеге (ялганлау, боеру),

9) акыл эшчәнлеге (уйлау, белү),

10) хис-кичереш (тою, сизү) һәм башкаларны белдерүче фигыльләр,

11) образ ияртемнәреннән ясалган фигыльләр (елкылдау, дер-дер калтырау).

Лексик мәгънәне белдерү тулылыгыннан чыгып, фигыльләр тулы мәгънәле һәм ким мәгънәле фигыльләргә бүленә.

Тулы мәгънәле дип, мөстәкыйль лексик мәгънәгә ия фигыльләрне атыйлар; алар җөмләдә җөмлә кисәкләре булып килә ала (йөгерү, уку).

Ким мәгънәле дип, мөстәкыйль лексик мәгънәгә ия булмаган, мөстәкыйль рәвештә җөмлә кисәкләре булып килә алмаган, төрле грамматик, модаль һәм сүз ясагыч мәгънәләрне белдерү өчен генә хезмәт иткән фигыльләр атала. Аларга ким һәм функциональ-ярдәмче фигыльләр керә.

Беренчеләренә иде, исә, имеш, икән, бул фигыльләре карый.

Икенчеләренең өч төре билгеле:

1) модаль (эшли ала),

2) модификацияләүче (укып чыгу),

3) сүз ясаучы (операция ясау) фигыльләр.

Үзләренең лексик мәгънәләрен саклаган хәлдә, әмма эшнең үтәлү дәрәҗәсен — башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын (эшләргә кереш, эшли тор, эшләп чык) белдерү максатыннан ярдәмче фигыль функциясендә килә ала торган фигыльләр дә шактый.

Әдәбият

Татарская грамматика. Казань, 1993. Т. 2;

Тумашева Д.Г. Татарский глагол. Казань, 1986;

Тумашева Д.Г.  Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе. Казан, 1964;

Вәлиуллина З.М., Зиннәтуллина К.З., Сәгыйтов М.А. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе. Казан, 1972.              

Автор – Ф.М.Хисамова