Исеме чатыр чәчәкле үсемлекләрнең куыш сабагы «кура көпшә»дән барлыкка килгән. Курайлар бик күп төрле була (агач курай, камыл курай, җиз курай, бакыр курай). Алар төрле материаллардан (чатыр чәчәкле үсемлекләр сабагыннан, сөяктән, мөгездән, металлдан) эшләнә һәм конструктив үзенчәлекләре белән аерыла. Академик П.С.Паллас: «Татарлар үзләренең сыбызгысын ... «кура» дип атыйлар», — дип яза. Курайның мензурасы һәм тавышлар рәте халык музыкантларының гадәти берәмлекләр («тотым» — дүрт бармак киңлеге һәм «бармак киңлеге») үлчәме белән билгеләнә. Алар традицион җирлектә барлыкка килгән һәм халык музыкасында ладлар төзелеше үзенчәлеген чагылдыра. К.ның үлчәме, аның төрләренә карап, 120–180 мм дан (камыл курай) 580–800 мм га кадәр (Казан курайе) үзгәреп тора. Кайбер уен коралларының (көпшә курай, нугай курайе) озынлыгы, гадәттә, 8–9 кул тотымына кадәр җитә.

Көпшә курай

Куыш сабактан ясалган ачык флейта, элек киң кулланылышта булган, хәзер Татарстан территориясендә сирәк очрый. Ике очыннан перпендикуляр рәвештә кисеп алынган куыш сабактан гыйбарәт. Сабакның аскы өлешендә ике бармак өчен тишек ясала, аларның аралары бармакларны җайлы кую белән билгеләнә: беренчесе — сабакның аскы кырыеннан алты бармак киңлегендәге арада, икенчесе — беренче бармак тишегеннән биш бармак киңлегендә югарырак була. Уен коралының диаметры сайлап алынган сабакның калынлыгыннан гыйбарәт. Көпшә курайда уйнау өчен музыканттан махсус осталык таләп ителә. Паллас: «Уйнар өчен зур осталык кирәк. Әгәр дә анда оста уенчы уйнаса, шул чагында көпшә авазы кече флейта авазына охшый», — дип искә ала. Аваз чыгару принцибы буенча көпшә курай тавышы күп кенә төрки халыкларның тынлы уен коралы тавышына охшаш. Анда уен коралы мензурасына бәйләнгән билгеле бер тональлектә күптөрле тембрларның һәм диатоник аваз рәтләрнең барлык тавышларын чыгарырга мөмкин. Диапазоны өч октавага кадәр җитә. Мелизмнарны киң кулланып, курайның матур яңгырашына ирешеп була. Көпшә курайда төрле штрихларны (legato, non legato, staccato) уйнап була.

Нугай курайе 

Сызгыра торган тәрәзәчеге һәм аваз чыгара торган ике тишеге булган озынча флейта. Хатын-кызларның музыка уен коралы. Курайны ясау процессына берничә операция керә, аларны башкару өчен белем, тәҗрибә, эстетик зәвык таләп ителә. Материалны сайлап алуга аеруча әһәмият бирелә. Далалы районнарның калкулыклы, таулы урыннарында үскән куыш сабак сыйфатлы санала. Уен коралының озынлыгы якынча 690–775 мм, уйный торган тишекләрнең арасы бармаклар киңлегендә (беренчесе — сабакның төбе кырыеннан биш бармак киңлегендә, икенчесе — беренче тишекнең өске кырыннан дүрт бармак киңлегендә). Нугай курайенда бишкә кадәр табигый аваз чыгарып була. Диапазоны — 2,5 октава, тембры чиста, тавышы кискенрәк, динамик мөмкинлеге — р дан алып — f га кадәр. Бу уен коралының физик үзенчәлеге күптөрле характердагы татар халык җырларын һәм бию көйләрен башкарырга мөмкинлек бирә, аның моң һәм лад үзенчәлекләре нугай курайе үзенчәлеге белән бәйләнгән.

Агач курай

Чикләвек куагы, өрәңге, балан агачы ботакларыннан эшләнгән агач көпшә. Аның югары өлешендә сызгыра торган җайланмасы бар, икенче ягында дүрттән алып алтыга кадәр тавыш чыгара торган тишекләр бораулап тишелә. Мондый курайны ясау өчен 250–300 мм озынлыктагы, диаметры 20–25 мм булган агач сайлап алына; борау белән уелган соң, тишекләрнең диаметры 12–15 мм тәшкил итә. Сызгыру җайланмасы югары очыннан 10–15 мм ара калдырып ясала. Тавыш чыгара торган тишекләр сыбызгылы тәрәзәнең капма-каршы ягында бораулана. Аларның саны оста музыкант тарафыннан башкарылачак репертуарга карап билгеләнә. Тавыш чыгара торган дүрт тишекле агач курай пентатоникага корыла, ә инде алты тишеклесе, кагыйдә буларак, диатоник тавыш рәтле була. Уен коралының тавышы көчле, сызгыра торган, ачык тембрлы. Түбән регистрның динамик мөмкинлеге — mp-mf, югарыныкы — ft. Диапазоны — 2,5 октава. Хәзер бу төр курай сирәк кулланыла.

Җиз курай

Сызгыра торган ярыклы флейта, цилиндрсыман җиз көпшәдән эшләнә. 260–265 мм озынлыкта, диаметры 20–23 мм. Сызгыру җайланмасы бар. Гадәттә, бу уен коралы җиде тавыш чыгара торган тишекләрдән тора: алтысы — уң ягында, берсе — аста урнашкан. Һаваны аз гына өрү дә чиста һәм тотрыклы тавыш чыгара. Тембры ачык, диапазоны 2,5 октава, тавыш рәте диатоник.

Казан курайе

Сызгыра торган озынча флейта. Конуссыман металл көпшәдән ясалган, биш, алты һәм җиде тавыш чыгара торган тишекләре булган уен коралы. Аның акустик тавышы көпшәнең озынлыгына, формасы һәм калынлыгына бәйле. Казан курайеның якынча озынлыгы — 580–800 мм, көпшә очының диаметры — 20–30 мм, аскы өлеше — 10–15 мм. Мондый мензурада уен коралының үзенчәлеге көпшә курайның табигый тавыш параметрларына якыная. Казан курайеның тавыш рәтләре бүленеше нигезендә обертон тавышларның тембрлы сыйфатлары ята. Төп обертон регистрының тавышы шомлы драматик төсмергә ия. Төп регистр киң яңгырашлы көйләрне дә, виртуоз мелодияләрне башкарырга да мөмкинлек бирә. Уен коралының югары регистрында тембр төсмерләре яктыра. Казан К.еның тавыш рәтләре диатоник. Ул өч октавага кадәр җитә. Динамик мөмкинлеге — рр — f. Хәзер Казан курайе югары акустик сыйфатлы заманча материаллардан ясала һәм осталарга яхшы сыйфатлы музыка уен коралларын эшләргә мөмкинлек бирә. Дюралюминий, текстолит, карболиттан цилиндр формасында эшләнгән, 7 тишеге һәм диатоник тавыш рәте булган уен кораллары бигрәк тә киң кулланыла.

Камыл курай 

Саламнан ясалган бер телле аэрофон. Бер башы табигый буынтык белән ябылган 120–180 мм озынлыктагы, диаме­тры 3–3,5 мм булган арыш, бодай яисә арпа сабакларыннан эшләнә. Көпшәнең ябык өлешеннән 8–10 мм арада озынлыгы 20–25 мм, киңлеге 2,5–3 мм булган сыбызгы — тел кисеп алына. Уен коралы мензурасы гадәттәгечә билгеләнә. Беренче тишекнең югары чиге сабакның ачык өлешеннән зур бармак киңлегендәге арада калдырыла. Бүтән тишекләр арасы алдагы тишекләрдән башка бармаклар киңлеге кадәр билгеләнә. Тавышның динамик мөмкинлеге һәм интонацион тотрыклылыгы турыдан-туры һава өрү көченә бәйләнгән. Тавышның көче р дан f га кадәр үзгәрә. Тембры йомшак, ягымлы; диапазоны — секста-октава; лады — пентатоник. Осталар уен коралын диатоник тавыш рәте белән ясыйлар. Камыл курайның техник мөмкинлеге анда салмак һәм күтәренке рухлы көйләрне зур булмаган диапазонда уйнарга мөмкинлек бирә. Салмак көйләр бай бизәлеш ала. Мондый курайда башкарыла торган көйләрдә сикерешле алымнар юк диярлек. Уен коралы кыр эшләре вакытында яшьләр, көтүчеләр арасында популяр булган. Камыл курай соңрак кулланылыштан төшеп кала.

Әдәбият

Габәши С. Татарстанда курайчылар һәм гармунчылар // Атака. 1932. № 1;

Паллас П.С. Путешествие по разным провинциям Российской империи. СПб., 1809. Ч. 1;

Махмудов М. Практическое руководство к изучению татарского языка. К., 1858;

Нигмедзянов М.Н. Народная музыка // Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967;

Нигмедзянов М.Н. Татарские музыкальные инструменты // Музыкальная фольклористика. М., 1978. Вып. 2;

Халитов Р.Ф. К изучению татарского народного инструментария: Татарские народные духовые инструменты // Актуальные вопросы татарской музыки. К., 1980;

Халитов Р.Ф. Татарские народные музыкальные духовые инструменты: Описание и методика изготовления. К., 1992;

Яковлев В.И. Традиционные музыкальные инструменты народов Среднего Поволжья. К., 1991.       

Автор — Р.Ф.Халитов