Биографиясе

1926 елның 11 ноябре, Бөгелмә кантоны, Чишмә авылы — 1972 елның 19 июне, Казан.

КПСС ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен (Мәскәү, 1960), Казан төзелеш инженерлары институтын (1969) тәмамлый.

1951–1952 елларда КПССның Бөгелмә район комитеты инструкторы, 1956–1958 елларда Баулы район комитеты секретаре.

1952–1953 елларда КПССның Бөгелмә шәһәр комитетының бүлек мөдире, 1958–1966 елларда 1 нче секретаре.

1966 елдан ТАССР МС рәисе урынбасары.

1959 елдан ТАССР ЮС депутаты.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, «Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.   

Автор — Е.Б.Долгов