Татар авылларында хәзер дә саклана.

Гадәттә, матча урнаштырылганнан соң, хуҗалар балта осталарына сөлге һәм яңа пешкән икмәк бирәләр, аларны атланмай (йола атамасы шуннан), корбанга чалынган тавык шулпасы белән сыйлыйлар.

Бу корбан белән яңа йорт изгеләштерелә, ул гаилә әгъзаларына саулык һәм озын гомер китерә, дип исәпләнә.

Әдәбият       

Баязитова Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. К., 1995;

Мухаметшин Ю.Г. Татары-кряшены. М., 1977;

шул ук. Типы сельских жилищ (конца XIX — начала XX вв.) // Пермские татары. К., 1983.

Автор — Ф.Ф.Гулова