Эчтәлек

Эш коралы булып үткен, гадәттә, корычтан ясалган, төрле кискечләр (штихельләр һ.б.) хезмәт итә. Татар зәркәнчелек сәнгатендә әлеге техника «уеплау» дип атала.

Гравиалау еш кына чүкеп бизәк төшерү, кайвакыт башка металлар белән инкрустацияләү (алтын белән, мәсәлән, билбауда — каптырма), каралту белән бергә кулланылган. Каралту өчен әзерләнгән бизәкне башта уеплыйлар. Борынгы заманнардан ук киң кулланылган.

Безнең төбәктә уеплау техникасындагы сәнгатьле эшләнмәләрнең иң борынгылары болгар дәверенең башлангыч чорына карый. Алар — бакыр, көмеш һәм алтыннан эшләнгән ат дирбиясе һәм ияр бизәмәләре, ыңгырчаклар, билбау япмалары, каптырмалары һәм асылмалары, аеллар һ.б.

Монголларга кадәрге дәвердә уеплау белән көзгеләр, асылма йозаклар, товар тамгалау мөһерләре, сугыш балталары һәм башкалар бизәлгән. Чәчәк-үсемлек рәсемнәре һәм геометрик мотивлар белән беррәттән, гадәттә, медальон композицияләрендә, җәнлек сурәтләре дә кулланылган.

Болгар алкаларындагы коелган яисә уелган сурәтләр, яфрак мотивларындагы нәфис уеплау белән бизәлгән; уеплау техникасы белән башкарылган бизәкләр такта беләзекләр буйлап сузылган, яисә аларның очларында урнашкан.

XII йөздән геометрик бизәк, үсемлек һәм җәнлек сурәте белән беррәттән гарәп язуы да кулланыла.

Югары үсеш дәрәҗәсенә уеплау Алтын Урда дәверендә күтәрелә. Эшләнмәләр башкарылу төгәллекләре, югары зәвыгы, бизәкләр байлыгы белән аерылып торалар; уеплау еш кына алтын, алтын йөгертелгән, көмеш әйберләрдә башкарылган (арыслан башы сурәтләнгән, очлары «А» рәвешендә бизәкләнгән, үсемлек рәсемнәре белән баетылган беләзекләр, Коръән тартмалары, билбау асылмалары, металл борыслар һ.б.). Ишү, яфрак бөреләнү, спираль, «йөгерек дулкын» мотивлары киң тарала. Уеплау белән савыт-саба һәм башкалар көнкүреш әйберләре дә бизәлә.

XVIII йөз башында — XX  йөздә уеплау көмеш һәм аның эретмәләреннән эшләнгән гаммәви бизәмәләрдә киң кулланыла. Еш кына уеплау урынына бизәкне кислота белән ашатып уйдырганнар. Гәрчә тирән һәм нык кабарынкы рельефлы уеплау үрнәкләре очраса да, гадәттә, уеплау бизәге шартлы һәм яссы характерда булган. Рәсемнәр, күләгә, күләм һәм тирәлек чагылдырылмыйча, линияләр һәм контурлардан торган. Үсемлек сурәтләре өстенлек иткән. Геометрик рәсемнәрдә ярымдулкын, зигзаг, розетка, ромб һәм башка мотивлары популяр булган.

Уеплау юлы белән изге теләкләр, Коръән гыйбарәләре, тамгалар һәм башкалар төшерелгән.

Уеплау техникасында бизәкләр такта беләзекләрдә, яка каптырмаларында, Коръән тартмачыкларында, ярымайлы алкаларда, йөзекләрдә һәм башкалар башкарылган.

Асылташларны уеплау  «глиптика» — уеп таш кисү дип атала.

Әдәбият

Фёдоров-Давыдов Г.А. Искусство кочевников и Золотой Орды. М., 1976;

Валеев Ф.Х., Валеева-Сулейманова Г.Ф. Древнее искусство Татарстана. Казань, 2002;

Валеев Ф.Х. Татарский народный орнамент. Казань, 2003.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова