1993 ел мәгълүматлары буенча, Польша-Литва татарларының гомуми саны 26 меңнән артык, шул исәптән 10 меңнән артык кеше – Белоруссиядә, 4 мең чамасы – Литвада, 5 меңнән күбрәк кеше Польшада яши.

Яшәгән терр-яләренә бәйле рәвештә белорус, литва һәм поляк телләрендә сөйләшәләр.

Язулары кириллица һәм латин графикасы нигезендә.

Дин тотучы Польша-Литва татарлары, асылда, мөселман сөнниләр.

Тарихы

Польша-Литва татарлары берлеге XIV йөз ахырында Бөек Литва кенәзлеге территориясендә, башлыча, чыгышлары Алтын Урдадан булган кешеләр, соңрак Олы Урдадан һәм Нугай Урдасыннан, Кырым ханлыгыннан чыгучылар хисабына оеша башлый. XV йөзнең 1 нче яртысында алар Литвага карата вассал Джаголдай кенәзлеге оештыралар.

Литва территориясенә татарлар беренче тапкыр килүе бөек Литва кенәзе Витовт (1392–1430) идарә иткән чорга туры килә. Ул вакытта Җәләлетдин хан җитәкчелегендәге татар гаскәре Тевтон орденына каршы сугышта катнаша (кара: Грюнвальд сугышы).

XVII йөздә, сугышлар барган чорда, Литвадагы күп кенә татарлар Польшага, Төркиягә күчеп китә. Литва һәм Польша территориясенә күчеп килгән татарларга җир бирелә, аның өчен алар бөек Литва кенәзенә яки Польша короленә хезмәт итәргә йөкләмә алалар.

XVII йөзгә кадәр Польша-Литва татарлары, нигездә, поляк-литва армиясе подразделениеләре – хоругвьларда хезмәт итәләр.

XVIII йөздә поляк армиясендә татар полклары була. Аларның берсен генерал Ю. Беляк җитәкли. Т. Костюшко җитәкчелегендәге поляклар күтәрелешендә полковник Я. Азулевич катнаша (1794).

XVIII йөзнең 60–70 елларында Польшаны бүлгәләү барышында Польша-Литва татарларының күпчелеге рус патшасы хакимиятенә буйсынуда кала, бу аларның Төркиягә яңа миграциясен китереп чыгара.

XIX йөздә Наполеон сугышлары вакытында Польша-Литва татарларының бер өлеше Польшаны Россия хакимиятеннән азат итү өчен көрәшүче татар эскадронына керә. Польша-Литва татарлары 1830–1831, 1863– 1864 еллардагы поляклар күтәрелешендә актив катнашалар.

Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан Россия армиясендә Польша-Литва татарларыннан 20 гә якын генерал хезмәт итә (Х. Базаревский, Т. Беляк, К. Бицутко, С. Вильчыньский, Я. Давидович, С.Б. Крычыньский, А. Мильковский, Абу Талиб Мөхлә, Ю. Полтожыцкий, А. Романович, С. Соболевский, М. Сулькевич, И. Тальковский, А. Туган-Барановский, Я. Юзефович, Ю. Якубовский, Х. Янушевский һ.б.).

Польша-Литва татарларының 70% тан артыгын крәстияннәр – яшелчәче, һөнәрчеләр (бигрәк тә күнчеләр) тәшкил итә. Алпавытлар күп булмый, ул катлауга Ахматовичлар, Базаревскийлар, Крычыньскийлар, Мурза-Мурзичлар, Туган-Барановскийлар һәм Сулькевичлар нәселләре керә. Әлеге даирәдән, башлыча, татар интеллигенциясе вәкилләре (укытучылар, врачлар, юристлар, галимнәр, хәрбиләр) чыга.

Галимнәр арасында Польша-Литва татарларыннан икътисадчы М.И. Туган-Барановский (кара: Туган-Барановскийлар), С.Я. Чаиньский, архитектор С. Крычыньский исемнәре билгеле.

1918 елда Польшаның Россиядән бәйсезлеге торгызыла. Польша-Литва татарлары, нигездә, аның төньяк-көнчыгыш воеводалыкларында: Белосток, Вильно һәм Новгородскоеда (5 меңнән артык кеше) яшиләр.

Польша-Литва татарларының зур булмаган җәмгыятьләре Варшавада, Полесское һәм Волын воеводалыкларында була. Рига солых килешүеннән соң (1921), Польша-Литва татарларының шактый өлеше Советлар Союзы территориясендә кала (Минскида һәм аның тирәсендә 2 меңгә якын кеше).

1 меңнән артык татар шулай ук Литвада да яши.

Мәдәнияте

Польша-Литва татарларының мәдәнияте һәм телендә үзенчәлекле сыйфатлар формалашуда Бөек Литва кенәзлеге һәм Речь Посполитада татарлар яшәгән аерым сәяси һәм социаль-икътисади шартлар төп рольне уйный.

XVI–XVII йөзләр чигендә Польша-Литва татарлары этник телләрен югалталар, поляк яки рус теленә күчәләр. Шулай да үзләренең традицион диннәрен – ислам динен саклап калалар, моңа Польша корольләренең дин иреген тану сәясәте дә булышлык итә.

Польша-Литва татарларының дини һәм иҗтимагый-мәдәни үзәкләре Вильно (Вильнюс), Варшава шәһәрләрендә эшләп килә, анда «Рочник татарски» бюллетене, «Жиче татарске», «Пшеглонд исламски» («Исламча күзәтү») фәнни-популяр журналлары басылып чыга. Речь Посполита мөселман дини берлеге, Речь Посполита татарларының мәдәни-агарту берлеге, Польша-Литва татарлары мөфтияте эшли.

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, Польша-Литва татарларының иҗтимагый-мәдәни тормышын тулысынча тергезү мөмкин булмый, 1947 елда фәкать Мөселман дини берлеге генә тергезелә.

XXI йөз башына Польшада 6 мөселман җәмгыяте – Варшавада, Белосток, Бохоники, Гданьск, Гожув Велькопольски, Крушыняны (кара: Гмина) шәһәрләрендә яшәп килә.

Әдәбият

Driadulewicz S. Herbarz rodzin tatarskich w Polsce. Wilno, 1929.

Sobczak J. Poloxenie prawne ludnoseri tuturskiej w Wielkizn Ksisstwie Zitowskini. Warsz.-Poznan, 1984.

Bo­rawski P. Tayarzy w dawnei Rrzeczry pospolitej. Warsz., 1986.

Miskiewicr A. Tatarzy polscy. 1918–1939. Warsz., 1990.

Miskiewicr A. Tatarzy polscy w tatach. 1945–1985: Zarys historyczny. Studia podlaskie. Bialystok. 1991. Т. 3.

Tyszkiewicz. J. Z historii tatarowpolskich. 1794–1944. Pultusk, 2002.

Автор – Я.Я. Гришин