1927 елда Кодаш авылыннан күченеп утыручылар тарафыннан нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Оешкан вакытыннан Әлмәт районы составында. 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан – Лениногорск, 1959 елның 26 мартыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Кодаш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Кодаш авылы белән бергә “Кызыл куак” колхозы (беренче рәисе – Миңнеханов) оештырыла, 1959 елда М.Җәлил исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1997 елдан “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыятенең М.Җәлил исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә кырчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1938 елда – 444,
1949 елда – 490,
1958 елда – 418,
1970 елда – 263,
1979 елда – 141,
1989 елда – 62,
2002 елда – 77,
2010 елда – 34,
2015 елда – 49 кеше (татарлар).