Диаспора эчке (бер дәүләт эчендә) һәм тышкы (дәүләттән, туган иленнән читтә) була.

Татарлар – таралып утырган халыкларның берсе. Барлык татарларның 25% ка якыны гына Татарстан Республикасында территориясендә яши.

Татар милләтен 3 мөстәкыйль үзәк – Идел буе-Урал, Себер һәм Әстерхан төбәге татарлары формалаштыра.

Субэтник Польша-Литва татарлары төркеме дә бар.

XIX йөз ахырында Идел буе һәм Урал яны татарларының зур үсеш алган мәдәнияте нигезендә бердәм татар милләте формалаша. Төрле тарихи шартлар аркасында татарларның Татарстан Республикасыннан читтә тупланып яшәгән урыннарының барысында диаспора төшенчәсе белән бәйләп булмый. Татарларның борынгы бабалары Россия төбәкләренең кайбер территорияләрен (хәзерге Башкортстан, Мари, Мордва, Удмурт, Чуаш Республикалары, Киров, Самара, Ульянов өлкәләре) Идел буе Болгар дәүләте чорыннан ук үзләштерә башлыйлар, һәм алар чынлыкта бу төбәкләрнең төп халкы булып тора. Татарларның күченүе үзенчәлекле берничә этапта һәм юнәлештә бара.

Эчке диаспоралар

Татар диаспорасының формалашуы XIV–XV йөзләрдә башлана. Бу вакытта Белоруссия, Литва һәм Польша территорияләренә Алтын Урданың йомышлы татарлары урнаша башлый, бу Бөек Литва кенәзлегенә Туктамыш ханның 40 меңлек гаскәре килү белән бәйле була.

XIV йөздә Мәскәүдә беренче татар торулыклары барлыкка килә. XV йөз уртасында Касыйм ханлыгы оештырылгач, татарлар хәзерге Рязань өлкәсе территориясендә күренә башлый. Бу чорда йомышлы татарларның күчеп килүләре нәтиҗәсендә Түбән Новгород өлкәсендә татар диаспорасы формалаша.

XVII–XVIII йөзләрдә Россия хөкүмәте аларны көньяк-көнчыгыш чик буе өлкәләрендә (хәзерге Башкортстан һәм Мордва Республикалары, Ульяновск, Саратов, Пенза өлкәләре) хәрби хезмәттә файдалана, соңрак алар монда төпләнеп кала. Казан ханлыгы җиңелгәннән соң (1552 ел), татарлар Урал төбәгенә күмәк күченә башлыйлар. Шул ук юнәлештә күмәк күченүләр XVIII йөзнең икенче чирегендә – рус булмаган халыкларны көчләп христианлаштыру сәясәтенең иң көчле чорында бара. Иделнең түбән өлешләренә (Әстерхан өлкәсе) Урта Идел буе татарлары XVII йөздә килеп урнаша. Санкт-Петербургта татарлар шәһәргә нигез салынганнан бирле яши.

Оренбург өлкәсенең хәзерге территорияләренә татарлар XVIII йөзнең икенче чирегендә күченә башлый: йомышлы татарлар Оренбург казаклары гаскәрләрендә хезмәт итә, ә ясаклы татарлар, яңа Мәскәү юлы буйларына урнашып, казна почтасында эшли. Татарларның Россиянең үзәк төбәкләреннән Урта Азиягә (хәзерге Үзбәкстан Республикасы территориясе) күченүләренең төп сәбәбе – көчләп христианлаштыру сәясәте. XVIII йөздә – XIX йөз башында татар яшьләре вәкилләре Бохара һәм Сәмәрканд шәһәрләре мәдрәсәләренә укырга килә. Шул ук вакытта татарлар Казакъстан һәм Кыргызстан территорияләренә күченә башлый. 1860 еллардан башлап татарлар Урта Азиягә күмәк күченәләр, бу – Россиянең әлеге җирләрне яулап алуы белән бәйле.

Кавказда татар диаспорасы XIX йөздә формалаша (иң зур татар җәмгыяте Әзәрбайҗанда була). Шул ук вакытта Идел буе һәм Урал яны татарлары Себер төбәгендә (хәзерге Красноярск крае, Иркутск, Новосибирск, Төмән һәм башка өлкәләр) күренә башлый, аларның күмәк күченүләре 1906–1911 еллардагы Столыпин реформалары чорына туры килә. Татарларның күченү хәрәкәте көньяк-көнбатыш юнәлештә дә дәвам итә: XIX йөз уртасында Идел буе һәм Урал яны татарлары Украина территориясендә дә очрый.

Совет хакимияте чорында татарларның күченеп йөрүләренең сәбәпләре: 1921–1922 еллардагы Идел буендагы ачлык (Себергә, Үзбәкстанга халык күпләп китә), индустрияләштерү сәясәте (Урал төбәгенә, Украинага), күмәкләштерү еллары (Себергә), чирәм җирләрне үзләштерү (Казакъстанга), нефть һәм ташкүмер чыганакларын үзләштерү (Себергә, Украинага).

Тышкы диаспоралар

Татар диаспорасы шулай ук ерак чит илләрдә дә оеша. Иң зур татар диаспораларының берсе Төркиядә барлыкка килә. Моңа XIX йөз ахырында – XX йөз башында Россиянең эчке төбәкләрендә яшәүче татарларның Госманлылар империясенә күченү хәрәкәте сәбәп була. Бу илгә күченү хәрәкәтенең икенче дулкыны – Россиядә 1907–1908 елларда реакция башлану, өченче дулкыны 1917 елдагы вакыйгалар һәм Гражданнар сугышы белән бәйле. СССРда мөселманнарның коммунистлар тарафыннан репрессияләнүеннән Кытайга качкан татар эмигрантлары 1950–1960 елларда Төркиягә килеп урнаша.

1950 елларга кадәр татарлар күпләп яшәгән икенче урын – Кытай. Илнең төньяк-көнчыгышында, Маньчжуриядә, татарлар XIX йөз ахырында Кытай-Көнчыгыш тимер юлын төзүчеләр буларак күренә башлый. Төзү эшләре тәмамлангач, күбесе шунда эшләп кала һәм 1950–1960 елларга кадәр яши (Төркиягә киткәнче). Татарларның зуррак санлы икенче төркеме XIX–XX йөзләр чигендә Кытайның төньяк-көнбатышында – Көнчыгыш Төркестанда формалаша. Бу төркемнең нигезен Көнчыгыш илләре белән сәүдә итүче татар сәүдәгәрләре тәшкил итә. 1960 елларда Кытайда «культура революциясе» башлану белән, монда яшәүче күп кенә татарлар Австралия, Төркия, Япония һәм АКШка күчеп китәргә мәҗбүр була.

Скандинавия илләрендә татарлар Финляндия Россиягә кушылганнан соң (1809 ел) күренә башлый, алар яңа хәрби гарнизоннарда руслар белән бергә хезмәт итә. Татарларның Финляндиягә күченүләренең төп дулкыны XIX йөз ахыры – XX йөз башына туры килә. Соңрак аларның берникадәр өлеше Финляндиядән Швециягә күчеп китә. 1970 елда Даниядә Төркиядән килгән берничә татар гаиләсе татар диаспорасына нигез сала.

 СССРдан читтә татар диаспорасы Польша, Германия, Румыния, Болгария, Канадада оеша. СССР таркалгач, БДБ һәм Балтыйк буе илләрендәге татар җәмгыятьләре тышкы диаспора булып кала. 1990 елларда зыялы татар элитасының бер өлеше чит илләргә китә.

Диаспораларга булышлык

Татарстан Республикасы Конституциясенең 14 статьясы нигезендә республиканың хакимият органнары, шулай ук иҗат берлекләре һәм җәмәгать оешмалары Татарстан Республикасыдан читтә тупланып яшәгән татарларга үз мәдәниятен, телен үстерүдә, халкыбызның үзенчәлекле милли көнкүрешен саклауда булышлык күрсәтәләр. Диаспорадагы татарларның милли-мәдәни тормышын оештыру эшен Татарстан Республикасы вәкиллекләре (4 тулы хокуклы, 4 даими, 2 сәүдә, 10 сәүдә-икътисади вәкиллек), Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы координацияли.

Автор – Р.Р.Ибраһимов