Биографиясе

1919 елның 30 мае, Төркестан АССР, хәзерге Үзбәкстан Республикасы Коканд шәһәре – 1998 елның 6 декабре, Ташкент.

Урта Азия университетын (1941, Ташкент) тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша.

1946 елдан Үзбәкстан ССР Фәннәр академиясендә, Үсемлек матдәләре химиясе институтында: 1956–1980 елларда гликозидлар химиясе лабораториясе мөдире, 1956–1965 елларда һәм 1980–1983 елларда директор урынбасары.

1979–1984 елларда Үзбәкстан ССР Фәннәр академиясенең Химия-технология фәннәре бүлегенең академик-секретаре урынбасары.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре табигый һәм физиологик актив матдәләр химиясенә карый. Н.Әбүбәкеров җитәкчелегендә кардиотоник тәэсирле дәвалау чаралары эшләнә һәм медицина практикасына кертелә: олиторизид, эризимозид, апобиозид, строфантин ацетаты; фрутицин седатив препараты; псорален, псоберан фотосенсибильләштерүче препаратлар; тонус күтәрә торган экдистен һ.б. Табигый йөрәк агликоны узаригенинны, стероид гормоннарның аналогларын синтезлый.

Н.Әбүбәкеров тарафыннан гликозидларның иммуномодульләштерүчән, гонадотропик, гиполипидемик актив төрләре табыла.

Бүләкләре

Үзбәкстан ССР ның Бируни исем. Дәүләт бүләгенә лаек була (1967). Кызыл Байрак, 3 нче дәрәҗә Богдан Хмельницкий исем., 1, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, Югославия Социалистик Федератив Республикасының 2 нче дәрәҗә «Партизан йолдызы» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Химия сердечных гликозидов в Советском Союзе: обзор // Химия природных соединений. 1971. № 5.

Успехи синтеза карденолидов: обзор // Химия природных соединений. 1978. № 3.

Гликозилирование кардиостероидов: обзор // Химия природных соединений. 1984. № 5.

Әдәбият

Наиль Кадырович Абубакиров. Ташкент, 1989.