Биләр шәһәре һәм шул төбәктәге өлкә әлеге этник төркем исеме белән аталган.

X йөзнең икенче яртысында биләрләрнең бер өлеше Венгриягә күчеп китә һәм анда Пешт шәһәрен нигезли (кара: Билла, Боксу һәм Хәтәни). XIII йөз Көнбатыш Европа чыганакларында (Плано Карпини, Вильгельм Рубрук һ.б.) Идел буе Болгарын да «Биләр иле» дип атау очраклары күзәтелә.

Биләрләр этнонимы Идел буе Болгарында X–XIV йөзләрдә кулланышта була.

Чыганаклар

Путешествие в Восточные страны Плано Карпини и Рубрука. М., 1957.

Мухаметшин Д.Г., Хакимзянов Ф.С. Эпиграфические памятники города Булгара. Казань, 1987.

Әдәбият

Фахрутдинов Р.Г. Очерки по истории Волжской Булгарии. М., 1984.

Автор – И.Л.Измайлов