Тарихы

Авылга XVIII йөз башында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, вак һөнәрчелек кәсепчелеге таралган була.

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда мәчет, мәктәб, су тегермәне, XIX йөз ахырында – мәчет, (1910 елда янып китә, аның урынына яңасы салына; искерү сәбәпле 1990−2000 елларда сүтелә), җәмәгать су тегермәне, 2 бакалея, икмәк саклау һәм сату кибетләре, 1913 елдан – катнаш земство мәктәбе (беренче укытучы – С.Латыйпов) эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 643 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, авылдагы 123 хуҗалыкның 29 ында ат бөтенләй юк, 91 е – бер, ике, 3 хуҗалык өч һәм күбрәк тә эш аты тота. 96 гаилә авыл хуҗалыгыннан тыш вак һөнәрчелек кәсепчелеге белән дә шөгыльләнә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Тәкмәк волостена керә. 1920 елдан ТАССРның — Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан — Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән — Зәй, 1963 елның 1 февраленнән — Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Бигеш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Кызыл Тау” колхозы оештырыла (беренче рәисе – С.Хәбибуллин), 1950 елдан берләштерелгән “Илшат” (Түбән Лоҗы авылы), 1959 елдан – “Алга” колхозы (Бигеш авылы; 1998 елдан – авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы) составында, 2006 елдан “Зәй” агрофирмасы бүлекчәсе (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

1936 елда мәчет ябыла, аның бинасында клуб урнаша, 1940 еллар ахырында – җидееллык мәктәп; 1968 елда − сигезьеллык (1980 елда яңа бина салына), 2017 елда башлангыч мәктәпкә (Бигеш урта мәктәбе филиалы) үзгәртелә.

Мәктәп каршында туган як музее эшли.

Шулай ук мәчет (2002 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләре

Й.В.Курмашев (1930−2008) – партия һәм хуҗалык эшлеклесе, Советлар Союзы коммунистлар партиясенең Тукай (1976−1983 елларда) һәм Алабуга (1983−1988 елларда) райкомнары беренче секретаре, ”Кама” агросәнәгать комбинаты генераль директоры, бер үк вакытта ТРның Агросәнәгать комитеты рәисе урынбасары (1988−1991 елларда), Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (өч тапкыр) кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 241,
1897 елда – 525,
1920 елда – 776,
1926 елда – 630,
1938 елда – 578,
1949 елда – 530,
1970 елда – 504,
1979 елда – 405,
1989 елда – 267,
2002 елда – 174,
2010 елда – 142,
2017 елда – 127 кеше (татарлар).