Тарихы

Авылга 1926 елда Кәрәкәс авылы кешеләре нигез сала, соңрак Иштерәк авылы (хәзерге Тукай районы) һәм Сармашбаш авылы кешеләре күчеп килә.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Чаллы кантоны Шәңгәлче волостенә керә. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Бигеш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Байрак” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Б.Лотфуллин). 1950 елдан зурайтылган “Урай” колхозы (Бигеш авылы) составында, 1959 елдан – “Алга” (шунда ук).

Хәзерге вакытта гаилә фермасы (умартачылык) эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1950 елларда башлангыч мәктәп (1951 елга кадәр), клуб, су тегермәне эшли.

Халык саны

1949 елда – 125,
1958 елда – 102,
1970 елда – 74,
1979 елда – 57,
1989 елда – 21,
2002 елда – 10,
2010 һәм 2017 елларда – 9 кеше (татарлар).