Тарихы

Авыл Казан ханлыгы чорыннан билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Кече Шырдан буларак та мәгълүм. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (XIX йөз ахырында алпавыт П.И.Киселевский карамагында). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

Авыл Рус Шырданының Петр һәм Павел чиркәве приходына карый. XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 72,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Шырдан волостена керә. 1920елдан– ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Олы Шырдан авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Авыл 1957 елдан зурайтылган “Приволжье” (үзәк утары Протопоповка авылында), 1990 елдан “Шырдан” (үзәк утары Олы Шырдан авылында, 1994 елдан күмәк предприятие, 2001 елдан “Шырдан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы) колхозлары составында; 2003 елдан “Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыяте составында.

Халык саны

1782 елда — 45 ир заты;
1859 елда — 64,
1920 елда — 135,
1926 елда — 335,
1938 елда — 182,
1949 елда — 137,
1958 елда — 156,
1970 елда — 126,
1979 елда — 79,
1989 елда — 32,
2002 елда — 14,
2010 елда — 28,
2017 елда — 37 кеше (татарлар — 31%, азәрбайҗаннар — 27%, руслар, таҗиклар, үзбәкләр—14 әр %).