Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1919 елда нигез салына.

Нигез салынган көннән авыл Казан губернасының Казан өязе Кукмара волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан — Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Большие Ключи авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1957−2008 елларда авыл “Ключи” кошчылык совхозы составына керә (үзәк утары Большие Ключи авылында).

Халык саны

1920 елда — 159,
1926 елда — 139,
1970 елда — 110,
1979 елда — 23,
1989 елда — 12,
2002 елда — 13,
2010 елда — 12,
2017 елда — 7 кеше (руслар).